+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 ноябрь 2024, 04:57

Укытучы булуым белән бәхетлемен!

Династиябездә әлеге һөнәрне дәвам итүче өченче буын вәкиле мин!Бу тормышта минем адымым нык,Укытучы – минем һөнәрем.Бар көчемне, талантымны биреп,Балалар, дип уза көннәрем.

Укытучы булуым белән бәхетлемен!Укытучы булуым белән бәхетлемен!
Укытучы булуым белән бәхетлемен!

Мин гаиләбездә укытучыларның өченче буын вәкиле. Укытучы булып туарга кирәк диләр. Мин шушы фикер белән килешәм, безгә туганда укытучылык сәләте салынгандыр, дип уйлыйм. Бу һөнәр минем өчен — зур вазыйфа.
Уфа шәһәренең 98нче мәктәбендә 2013 елдан башлап инглиз теле укытам. Укучыларыма тирән белем бирүне, укуга мәхәббәт тәрбияләүне, иҗади һәм күпкырлы уйлау сәләтен тапшыруны максат итеп куям. Һәр укучы — уникаль шәхес. Һәр балага индивидуаль якын килергә һәм укыту процессын кызыклы, җанлы, файдалы итеп оештырырга тырышам.
Эшемдә һәрвакыт әти-әниемнең һәм дәү әниемнең киңәшләренә колак салам, чөнки аларның, укытучы буларак, күпьеллык хезмәт тәҗрибәсе бар. Әнием Гәрәева Ләлә Марс кызы, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алып, менә 34 ел инде Караидел районының Яугилде мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта, социаль педагог, психолог булып эшли. Әтием Гәрәев Винер Фәнис улы шул ук мәктәптә физкультура дәресләрен укыта. Алар икесе дә — югары категорияле укытучылар.
Дәү әнием Сөләйманова Әлфинә Әнвәр кызы да 37 ел мәктәптә эшләде, урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барды. Шулай ук уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Хәзер инде хаклы ялда. Мин алар белән чиксез горурланам!
Һәрбер укучыга дәресне аңларга ярдәм итәргә генә түгел, ә кызыксыну да уята белергә кирәк. Бу зур энергия һәм шәхси вакыт таләп итә. Дәү әнием бәләкәй чактан ук укытучы булырга теләгән. “Ул Аллаһтан килгән сәләт, шуңа күрә укытучы беркайчан да үз юлыннан тайпылмаска һәм һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиеш”, — ди ул.
Балаларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, сыйныфта ышаныч һәм ярдәм мохите тудыру өстендә эшлим. Һәр укучы, белем дәрәҗәсенә һәм сәләтенә карамастан, үзен уңайлы һәм ышанычлы хис итәргә тиеш. Балалар үзләрен коллективның бер өлеше итеп хис итсен өчен төрле ысуллар кулланам. Укучыларыма укытучы гына түгел, ә дус булырга да тиешмен, дип уйлыйм. Аларны яхшырак аңлау өчен психология һәм нейролингвистика фәннәрен өйрәнәм. Без дәресләрне бергәләп үзләштерәбез, фикерләр белән уртаклашабыз һәм инглиз телендә ачышлар ясыйбыз. Заман таләп итүенчә, яңа технологияләрне дәрестә актив кулланам, бигрәк тә интерактив такталар, мультимедиа презентацияләре һәм башка инструментларны файдаланам. Бу — укыту процессын балалар өчен кызыклы һәм җанлы итә.
Алдан әйтүемчә, укытучы булу — зур җаваплылык һәм зур хөрмәт ул.
Балаларга ярдәм итеп, аларны өйрәтә һәм үстерә алуым белән горурланам, бу эшемне мәхәббәт һәм энтузиазм белән дәвам итәм.
Мин — бик бәхетле кеше, чөнки һәр көнне эчкерсез сабыйлар белән ихлас аралашам. Укучыларымның миңа булган җылы мөнәсәбәте, ихтирамы арытаба эшләргә көч бирә. Мин — бәхетле кеше. Гаиләмдә минем хезмәтемне бәяләүче, аңлаучы, һәрвакыт ярдәм итәргә ашыгучы тормыш иптәшем һәм ике балам — улларым бар. Үз һөнәреңне яратып, хөрмәт тоеп яшәүдән дә зур бәхет юк.

Лилия Шәмсетдинова.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас