Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Алтай Республикасы Башлыгы, төбәк Хөкүмәте рәисе Андрей Турчак министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашлыгында очрашты. Көн тәртибендә - икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында хезмәттәшлекне үстерү.
Башкортстан Башлыгы ике республиканың үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Без Алтай Республикасы делегациясенә бу сәфәр өчен бик рәхмәтле. Сезнең өчен, Андрей Анатольевич, бу Русия төбәгенә төбәк җитәкчесе вазыйфасында беренче сәфәр, һәм без сезнең нәкъ менә безгә килүегез өчен бик рәхмәтле, – диде Радий Хәбиров. - Башкортстан белән Алтайны уртак тарихи тамырлар бәйли. Һәм, әлбәттә, ике республиканың хезмәттәшлеге зур потенциалга ия.
Очрашу кысаларында Радий Хәбиров һәм Андрей Турчак Башкортстан Хөкүмәте белән Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Әлеге документ нигезендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүнең юл картасын эшләргә планлаштыралар.
Радий Хәбиров һәм Андрей Турчак катнашлыгында шулай ук ике төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды.
Моннан тыш, яклар Башкортстан делегациясенең 2025 елда булачак җавап сәфәренә әзерлек турында килеште.