+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 ноябрь 2024, 06:17

Үги әти-әниләр дә ярдәмнән файдалана алсын

СВОда катнашучыларны тәрбияләүчеләргә игьтибар арттыру кирәк.

Үги әти-әниләр дә ярдәмнән файдалана алсынҮги әти-әниләр дә ярдәмнән файдалана алсын
Үги әти-әниләр дә ярдәмнән файдалана алсын

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына СВО сугышчыларының үз ата-аналарына гына түгел, үги әтиләренә һәм үги әниләренә дә шифаханә-курортларда дәвалану алырга мөмкинлек бирә торган механизм эшләргә кушты.

Радий Хәбиров Мәчетле районындагы гаилә турында сөйләде. Бу хәл турында ул Большеустикинскидан һәлак булган сугышчыларның гаиләләре белән очрашу вакытында белгән. Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыны биш яшьтән үги әтисе тәрбияләгән. Әмма гаилә ярдәм чараларыннан файдалана алмый.

«Ул аны биш яшьтән тәрбиягә алган һәм ике дистә ел әтисен алмаштырган. Ә менә хәзер СВОда катнашучыларның әти-әниләренә булган ярдәмнәрдән файдалана алмый. Бу гаделсезлек бит. Аларның бөтен белешмәләре бар. Әлеге хәлне үзгәртү буенча тәкъдим кертегез, - дип йөкләде ведомствога төбәк башлыгы. – Мин республикада мондый очраклар күп һәм без күп акча сарыф итәрбез дип уйламыйм".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас