8 секция, 300дән артык катнашучы, файдалы киңәшләр, гаҗәеп танышулар, җылы очрашулар һәм игелек. Кече Ватан өчен изге эшләр - «Атайсал» проектының төп максаты.
"Без 4 ел элек «Атайсал»ны үстерә генә башлаганда, аның мондый саннарга кадәр үсәчәген сизмәгән идек. Бүген бу - 23100дән артык проект, аларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән 1,3 млн сум тирәсе, 5800дән артык теркәлгән катнашучы, - диде форумның пленар өлешендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Урал Килсенбаев.
Форумда катнашучылар "Атайсал" тәҗрибәсе турында фикер алышты, социаль һәм икътисади проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, урыннарда гамәлгә кертелергә мөмкин булган яңа идеяләрне карады. Игътибар үзәгендә - төрле өлкәләрдәге уңышлы башлангычлар. Форумда катнашучылар бәйләнгән әйберләргә сокланып кына калмады, аларны сатып та алды.