Медицина учреждениесен 2023 елда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында төзегәннәр һәм аны заманча җиһазлар белән җиһазлаганнар. Проектның гомум бәясе - 4,1 млрд сум, шуның 1,6 млрд сумы - федераль бюджет акчалары. Койка фонды 90 урыннан артып китә. 2024 елның 2 февралендә үзәкнең видеоэлемтә режимындагы эшенә Русия Президенты Владимир Путин старт бирде.
РДКБ баш табибы Людмила Семавина лабораторияләрдә заманча җиһазлар федераль онкоүзәкләрдә күрсәтелүче төрдәге медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә, дип сөйләде. Медицина учреждениесе коллективында барлыгы 179 белгеч эшли, шуларның 57се - табиблар.
10 ай эчендә тәүлек буе эшли торган стационарда республика шәһәр һәм районнарыннан 2,5 меңнән артык пациент дәваланган. 260тан артык кеше югары технологияле ярдәм алган, аларның икесенә Башкортстанда беренче тапкыр сөяк мие трансплантациясе үткәрелгән.
Озак вакытлы стационарда дәвалану уза торган балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге пациентлары өчен тагын бер мөмкинлек – Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән чыккан «УчимЗнаем» госпиталь мәктәпләренең федераль проекты кысаларында мәктәп белеме алу.