Бүген Уфада Көрәш сарае янындагы мәйданчыктан махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләр өчен 138нче гуманитар конвой җибәрелде.
Тантанада «Бердәм Русия» партиясенең Генеральный советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Алтай Республикасы башлыгы, төбәк Хөкүмәте рәисе Андрей Турчак һәм Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин катнашты.
Гуманитар йөк составында - 14 автомобиль, 10 мотоцикл, такта, күчмә мунчалар, маскировка челтәрләре, кием-салым, автомобильләр өчен запас частьләр, төзелеш инструментлары һәм материаллары, окоп шәмнәре, "буржуйка"лар, җылыту "пушка"лары, медикаментлар һәм туганнарыннан посылкалар.
Йөкне әзерләүдә республиканың хакимият органнары, муниципалитетлар хакимиятләре, иҗтимагый оешмалар һәм төбәк халкы катнашты. Ярдәм җыю шулай ук «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәләрендә һәм Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабында узды.
Автоколоннаны җибәрер алдыннан Владимир Якушев гуманитар ярдәм ташуда катнашучы машина йөртүчеләр белән сөйләште.
- Сезнең бик җитди һәм әһәмиятле миссиягез бар. Мин аңлыйм, сезнең күбегез анда беренче тапкыр гына катнашмый. Ышанам ки, сез үз эшегезне ничек сыйфатлы башкарырга икәнен беләсез һәм йөкнең вакытында китереләчәген беләсез. Аны анда бик көтәләр бит, - дип ассызыклады Владимир Якушев.
Радий Хәбиров гумконвой йөртүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга имин юл теләде.