+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 ноябрь 2024, 15:23

Уфада самбо буенча «Йолдыз» Бөтенрусия турниры старт алды

Бүген Уфада самбо буенча Русия Геройлары истәлегенә багышланган «Йолдыз» Бөтенрусия турниры ачылды. Чара "Россия Zа Самбо" форумы кысаларында Көрәш сарае мәйданчыгында уза.

Уфада самбо буенча «Йолдыз» Бөтенрусия турниры старт алдыУфада самбо буенча «Йолдыз» Бөтенрусия турниры старт алды
Уфада самбо буенча «Йолдыз» Бөтенрусия турниры старт алды

Тантаналы чарада «Бердәм Русия» партиясенең Генеральный советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Алтай Республикасы башлыгы, төбәк Хөкүмәте рәисе Андрей Турчак, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин һәм Бөтенрусия Самбо федерациясе президенты, «Zа Самбо» федераль партия проекты координаторы Сергей Елисеев катнаштылар.

Чара башланыр алдыннан мәртәбәле кунаклар, ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар Русия Геройларын бер минут тынлык белән искә алды.

Владимир Якушев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, «Йолдыз» турнирына 1 800 спортчы җыелган.

- Самбо - үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләргә ярдәм итә торган спорт төре ул. Барлык катнашучыларга уңышлар телим. Әгәр дә сез җиңү яуламаган булсагыз, борчылмагыз. Иң мөһиме - алга бару, сезнең һичшиксез барысы да килеп чыгачак, - дип ассызыклады Владимир Якушев. - Башкортстан Хөкүмәтенә ярышларны яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерәм. Бу спорт гыйбадәтханәсеннән бик күп малайлар һәм кызлар чыгачагына ышанам, алар җитди чыныгу алачак.

Башкортстан Башлыгы Бөтенрусия Самбо федерациясе җитәкчелегенә республикада спортның бу төрен үстерүгә аерым игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

Фото:  glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас