+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 ноябрь 2024, 03:55

Барысы да бер урында!

“Защитник” контрактчыларны сайлап алу пункты эшчәнлеге турында нәрсәләрне белү зарур?

Барысы да бер урында!Барысы да бер урында!
Барысы да бер урында!
Башкортстанда бер тәрәзә режимында эшләүче “Защитник” контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды. Аның эшчәнлеге турында иң мөһим сорауларга җавап бирәбез.

Ул ни өчен кирәк?

Әлеге вакытта контракт төзергә теләүчеләр мөстәкыйль рәвештә медкомиссия уза, анализлар тапшыра, кирәк булган очракта төрле белешмәләр җыя. Бу берничә көнгә сузылырга мөмкин. Үзәктә исә барысы да бер урында оештырылган: хәрби комиссариат хезмәткәрләре документларны кабул итә һәм сорауларга җавап бирә, табиблар анализлар ала һәм кандидатларны тикшерә, банк вәкилләре оператив рәвештә “Мир” банк картасын эшли, анда бер тапкыр түләү суммасы һәм акчалата тәэмин итү киләчәк. Үзәктән үк гражданнар хәрби командалар составында хезмәт урынына юллана.
 
“Кызганычка каршы, бөтен районнарда да ир-егетләрнең медицина комиссиясен тиз генә узу мөмкинлеге юк. Теләгең бар икән, монда киләсең, шунда ук барлык кирәкле анализларны тапшырасың. Биш-алты сәгать эчендә алар әзер булачак, беркая да барырга кирәкми, барысы да шушында кабул ителә. Шушында ук банк хезмәткәрләре эшли, туклану һәм яшәү уңайлы шартларда оештырылган. Гражданнар хәрби командалар составында шунда ук хезмәт урынына озатыла. Ягъни кеше контракт буенча хезмәткә сайлап алу процедурасын иң тиз вакытта уза”, ─– ди республиканың хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич.

Кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

Үзәк контракт буенча хәрби хезмәткә язылырга һәм СВО зонасына китәргә әзер булган 18 яшьтән 65 яшькә кадәр ир-атларны кабул итә.
Әгәр Башкортстанда яшәмәсәм...
Башкортстанда теркәлү мәҗбүри түгел. Пункт Русиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәүчеләрне генә түгел, чит ил гражданнарын да кабул итә.

Үзең белән нинди документлар булу зарур?

Паспорт, хәрби билет, гаилә хәле һәм белем турында документлар, СНИЛС, ИНН кирәк булачак.
Кайда урнашкан?
 
“Защитник” үзәге “Черемушки” шифаханәсе базасында урнашкан. Адресы: Уфа, Элеватор урамы, 15. Бу шәһәргә көньяктан кергәндә, Тегермән комбинаты төбәгендә. “Озерная” тукталышына кадәр машинада, җәмәгать транспортында, аннары 3,5 километр җәяү мөстәкыйль рәвештә яки, яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка яки хакимияткә мөрәҗәгать итеп, оешкан төркем составында барып җитәргә мөмкин.
Элеватор урамындагы үзәккә тәүлек әйләнәсенә килеп урнашырга мөмкин, эш көне иртәнге 8 сәгатьтән башлана.

Медицина тикшерүе ничек уза?

Медицина комиссиясе узу өчен шифаханә ихатасында мобиль медицина комплекслары урнаштырылган, анда анализлар өчен биологик материал тапшырырга, шулай ук, рентгенография һәм флюорография үтәргә мөмкин.
 
“Болар ─ – контрактны төзер алдыннан һәр кандидат үтәргә тиешле тикшерүләр. Анализ нәтиҗәләрен без өч-дүрт сәгать эчендә алабыз, шуннан соң гына белгечләргә: терапевт, окулист, ЛОР-табиб, невролог, психиатр, дерматолог, хирург һәм стоматологка юллама бирелә. Бу табиблар кешене карарга һәм хәрби хезмәткә яраклылыгы яки яраксызлыгы турында үз белешмәләрен бирергә тиеш. Әлеге тикшерүләр мәгълүматлары нигезендә хәрби-табиб комиссиясе рәисе, ягъни мин, инде йомгаклау нәтиҗәсен чыгарам. Менә шундый тәртип”, ─– ди Башкортстан Хәрби комиссариатының хәрби-табиб экспертизасы үзәге җитәкчесе Арсланбәк Моталыйпов.

Яшәү шартлары?
Бер үк вакытта биредә 100гә якын кеше була ала. “Защитник” үзәгендә кандидатларга төн куну өчен караватлар һәм чиста эчке киемнәр белән берничә бүлмә әзерләнгән. Шулай ук, барлык потенциаль контрактчылар да өч тапкыр җылы аш белән тукландырыла. Бу хезмәтләрнең барысы да бушлай, түләргә кирәкми!

Республикадан контрактчыларга нәрсәләр каралган?

Шушы көннәрдә кайбер муниципалитетлар Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләмен 400 мең сумга кадәр арттырды. Шулай итеп, барлык түләүләрнең гомум суммасы 3825000 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук, безнең сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кырыктан артык төрле ташламалар каралган, алар арасында шифаханәләргә түләүсез юлламалар, кайбер салымнардан азат итү, балаларга тулысынча түләүсез белем бирү, гаиләгә көнкүрештә ярдәм итү һәм башкалар бар.

Сораулар туган очракта

“Защитник” үзәгенең кайнар линиясе телефоны – ─ 8-800-550-55-25.
Рәсми сайты ─– защитник-рб.рф


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас