Башкортстанда 2024 елда 129 меңгә якын балигъ булмаган милек ияләренә 76 млн сумнан артык милек салымы исәпләнгән. Балигъ булмаган балалар мөлкәтенә салым түләү мәсьәләләрен Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе аңлата.
Бала ничә яшьтән салым түләүче булып таныла?
Фатирларның, җир кишәрлекләренең һәм транспорт чараларының барлык хуҗалары, яшьләренә карамастан, салым түләүчеләр дип таныла һәм үз милкендәге мөлкәткә салымнар түләргә тиеш.
Балалар өчен милек салымнарын кем түләргә тиеш?
Балигъ булмаган балалар өчен салым түләү бурычы Русия Федерациясе законнары нигезендә салым түләүченең законлы вәкилләре булган ата-аналарга, уллыкка алучыларга яисә опекуннарга йөкләнә. 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаганнар законлы вәкилләренең ризалыгы белән үз мөлкәте белән мөстәкыйль эш итәргә һәм аның өчен салымнар түләргә хокуклы.
Балага салым хәбәрнамәсен ничек алырга?
Салым хәбәрнамәсе салым органнары тарафыннан заказлы хат белән җибәрелә һәм аны яшәү урыны буенча баланы теркәү адресы буенча почта бүлекчәсендә алырга мөмкин. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында балигъ булмаган баланың милкендәге салым салу объектлары буенча салым хәбәрнамәсе алынмаса, законлы вәкил хәбәрнамәне алу өчен теләсә кайсы салым органына яки КФҮ офисына шәхсән мөрәҗәгать итә ала. Үзең белән паспорт һәм бала туу турында таныклык алырга кирәк. Уллыкка алучыларга яки опекуннарга өстәмә рәвештә опека органнарыннан документлар тапшырырга кирәк. Хәзерге шартларда салым хәбәрнамәсен электрон форматта алу яхшырак. Балигъ булмаган баланың законлы вәкиле балага салым хәбәрнамәләрен салым түләүченең шәхси кабинетында алырга мөмкин.
Бала өчен милек салымнарын ничек дөрес түләргә?
Бала өчен салымнарны олылар өчен түләгән ысуллар белән: салым түләүченең шәхси кабинетында, банкларның мобиль кушымталарында яки шәхсән банкта, почтада, түләү терминалы аша һ. б. түләргә мөмкин.
Бала өчен милек салымнарын түләмәсәң, нәрсә булыр?
Милеккә салымнар вакытында түләнмәгән очракта, салым түләү бурычын үтәүнең вакыты чыккан һәр календарь көне өчен пенялар исәпләнәчәк. Шулай ук, әгәр салымнарны вакытында түләмәсәң, салым органнары тарафыннан бурычларны мәҗбүри түләтү буенча чаралар күреләчәк. Мәсәлән, суд приказы булган очракта балаларның бурычын гадиләштерелгән гаилә тәртибендә законлы вәкилләрдән түләтәчәкләр. Шул ук вакытта, акча ата-аналарның икесенең дә счетларыннан алыначак, чөнки законнар нигезендә алар бала өчен бертигез дәрәҗәдә җавап бирә.
Мондый хәлләрне булдырмас өчен салым органнары милек салымнарын үзләре өчен дә, балигъ булмаган балалар өчен дә вакытында – 2024 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә киңәш итә.
Фото: башинформ