+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 ноябрь 2024, 04:44

Икътисадны ничек санлаштырырга?

Бүген Уфаның Торатау Конгресс-холлында «Санлы мохит үсеше шартларында дәүләт секторының бухгалтерлык исәбен үзәкләштерү» дигән семинар уза. Аны Башкортстан Хөкүмәте, республиканың Финанс министрлыгы һәм «1С» фирмасы оештыра.

Икътисадны ничек санлаштырырга?Икътисадны ничек санлаштырырга?
Икътисадны ничек санлаштырырга?

Бер мәйданчыкта төбәк һәм федераль хакимият вәкилләре, Русия Федерациясе субъектларының үзәкләштерелгән бухгалтерияләре өлкәсендәге экспертлар, финансистлар, бухгалтерлар җыелды.

"Бүген Федерация субъектлары дәүләт финанслары белән идарә итү дәрәҗәсен күтәрүдә үзләренең уникаль башлангычларын гамәлгә ашыра. Семинар тәҗрибә уртаклашу, финанс үзәкләштерүдә иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алышу, Идел буе федераль округы һәм бөтен ил дәрәҗәсендә таратырга әзер кейсларны тәкъдир итү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора», - дип билгеләде Башкортстан финанс министры вазыйфасын башкаручы Светлана Малинская.

Чара программасы ике төп өлешкә бүленгән. Пленар секция кысаларында катнашучылар илдә дәүләт секторын санлаштыру тенденцияләре турында фикер алыша. Икенче өлештә төбәкләр санлы мохитне үстерү шартларында исәпкә алуны үзәкләштерү тәҗрибәсен һәм хәл ителә торган бурычларны тәкъдим итә.

"Санлы мохитне үстерү дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрүнең төп юнәлешенә әверелә. Мондый мохитне үстерү шартларында исәпкә алуны үзәкләштерү финанс мәгълүматларына тирән анализ ясарга мөмкинлек бирә, бу стратегик планлаштыруда ярдәм итә", - диде "1С " фирмасы директоры Борис Нуралиев.

- Безнең республика бухалтерия учетында санлаштыру буенча пилот төбәк булып тора. Бүгенге чарада без тәҗрибә белән уртаклашабыз, аны сыйфатлы итеп үткәрү турында уйлаячакбыз һәм ни рәвешле учетны санлаштыруга күчү турында уртак карарга киләчәкбез. Бүгенге чараның максаты да - шушы юнәлешне тулысынча санлаштыру һәм 2030 елга кадәр куелган бурычларга ирешү. Бу безгә барлык мәгълүматның үтәкүренмәле һәм отчетларның сыйфатлы булуын тәэмин итәчәк. Шулай ук, бу бюджет ресурсларын экономиялү, оптимальләштерү һәм иң мөһиме - эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрүга китерәчәк.

Дөресен генә әйткәндә, бу өлкәне санлаштыруга республика 2018 елда ук күчте. Безнең бу тәҗрибәне федераль үзәктә дә күрделәр һәм шуңа да бүген нәкъ Башкортстанда мондый дәрәҗәдәге чара үтә. Хәзер инде бик күп төбәкләрдә бухалтерия учетын санлаштыру бара. Бүген исә без, үзара аралашып, аны тагын да камилләштерү турында уйлаячакбыз, - диде Светлана Малинская журналистлар белән аралашканда.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас