+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 ноябрь 2024, 02:20

"Исерек кунаклар белән эш итү җиңелрәк..."

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина кызыклы гына пост урнаштырган. Сез аның белән килешәсезме?

"Исерек кунаклар белән эш итү җиңелрәк...""Исерек кунаклар белән эш итү җиңелрәк..."
"Исерек кунаклар белән эш итү җиңелрәк..."

«Чаллыда никах туенда эшләдек. Шул мәҗлестә иҗат тормышымдагы беренче банкетлар искә төште.  Шул уй-фикерләрем белән бүлешәсем килә.

Соңгы вакытта туй мәҗлесләрен никах белән бергә кушып эшли башладылар. Бу, миңа калса, бик матур күренеш.

«Градуслы» эчемлексез чаралар күпкә матуррак һәм зәвыклырак уза. Алып баручының дәрәҗәсен дә, профессиональлеген дә шуннан күреп була. Бер авыл тамадасы әйтмешли: «Исереп беткән кунаклар белән эш итү җиңелрәк. Ап-айнык кешеләр белән туйны күңелле уздырып кара син». Чыннан да, тамадалар элегрәк кунакларны яхшы итеп эчертәләр иде, аннары гына мәҗлесне «кыздыра» башлыйлар иде. Аллага шөкер, ул заманалар бетте. Хәзер барысы да «культур-мультур». Безгә, җырчыларга да, берәр «салганы» килеп бәйләнмәсә ярый инде, дип борчыласы юк. Әмма һәр тәкъдимнең үз сатып алучысы бар, дигән кебек, андые да, бәлки, кемгәдер кирәктер… Тик безгә түгел.

Мәҗлесләрнең дәрәҗәсе һәм камиллеге дә бик үзгәрде. Эвент дөньясы елдан-ел купшы туйлар һәм чаралар оештыра. Монысы да бик сөендерә, әлбәттә. Ә сез ничек уйлыйсыз? Кирәкме икән шул тиклем акчалар түгәргә? Яисә, акчаң булса нишләп эшләмәскә, дисезме?» – дип сораган Дилә Нигъмәтуллина Телеграм-каналында.

Җавап ниндирәк булыр соң?

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас