Ягыла торган мичне караусыз калдырмагыз. Утны күзәтүне кечкенә балаларга йөкләмәгез.
Балаларга ут кабызырга рөхсәт итмәгез.
Тиз кабынучан сыеклыклар (бензин, керосин һ.б.) белән мичне кабызмагыз.
Мич алдына янмый торган материалдан 50х70 см зурлыктагы калай куегыз.
Ут янына янучан материаллар куймагыз.
Мичне артык кыздырмагыз. Моның өчен аны 2 сәгатьтән артык якмагыз.
Даими рәвештә мичнең торбасын һәм мичнең үзен корымнан чистартыгыз.
Ачык ишекле мичкә якмагыз.
Әгәр мичтә ярыклар яки җимерелеп төшкән урыннар күрсәгез, файдаланыр алдыннан мичне ремонтлагыз. Үз көчегезгә ышанмасагыз, оста чакырыгыз.
Киемнәрегезне мич башында киптермәгез.
Мич ягуны йокларга 2 сәгать кала туктатыгыз.
Әгәр янгын билгеләрен күрсәгез, кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз.
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан