Шунысы кызык: без бүген белгән аракы 1936 елга кадәр булмаган. Нәкъ менә шушы елда беренче ГОСТ барлыкка килә, аңа ярашлы, сулы-спиртлы катнашма “аракы” дип атала башлый. Моңа кадәр чит илдән китерелгән, төсле, буялган бөтен нәрсәне – “аракы”, ә спирт белән су катнашмасын “шәраб” дип атаганнар. “Джин” дип Голландия аракысы аталган.
“Аракыда бернинди дә уникаль сыйфатлар юк. Бу – спирт белән суның катнашмасы, бетте китте. Бу – гомумән, химик препарат, һәм ул эчкә йоту өчен каралмаган”, – ди белгечләр.
Хәер, табиблар да, экспертлар да аракыга иң могҗизалы сыйфатлар биргән халык зирәклеген җиңә алмый. Ул аппетитны да ача, ашкайнатуны да нормальләштерә, психоэмоциональ тайпылышлар, депрессия, йокысызлык вакытында да нәтиҗәле, дип санала. Кыскасы, эчемлекнең шушы характеристикаларына караганда, тәҗрибәле аракы кулланучы һәрвакыт шат, тук, күтәренке күңелле һәм йокысын туйдырган булырга тиеш. Тик менә визуаль яктан алкоголиклар, ни өчендер, бу тасвирлауга туры килми.
“Кайбер эчемлекләр, чыннан да, өстәмә ингредиентлар исәбенә аппетит уятырга мөмкин. Еш кына – төрле ачы әйберләр. Өстәвенә, этанол үзе 50 миллилитрга якын дозада туену хисе өчен җаваплы нейроннарның эшчәнлеген тоткарлый, нәтиҗәдә, исерек кеше, ризыкларның үзара ярашуы, тәме һәм күләме турында артык кайгыртмыйча, ашарга яраклы бөтен нәрсәне өстәлдән сыпырта башлый. Ләкин мондый алымның файдасы турында сөйләп булмый”, – ди экспертлар.
Җәрәхәтләр вакытында зарарсызландыручы һәм авыртуны басучы дару сыйфатында аракы кул астында яхшырак бернәрсә дә табылмаса гына ярый. Аның белән зур булмаган яраларны юарга һәм шокка каршы чара буларак эчеп куярга мөмкин, ләкин 30 граммнан артык түгел. Югыйсә, хисләр тупасланырга мөмкин, бу җәрәхәтне тагын да катлауландырачак кына. Травмпунктка барганда эчү сезгә берничек тә ярдәм итмәячәк. Алай гына да түгел, шәраб эчү сөякләрнең төзәлүенә комачаулый.
Аракыны теш авыртканда кулланырга мөмкин. Ләкин йотмаска: авырткан теш янында бер минут чамасы тотып торырга һәм төкерергә генә. Ләкин, бәлки, теш авыртуына түзеп тору авызда бер минут аракы тотуга караганда да җиңелрәк булыр.
Аракыны йокысызлыктан дәва буларак кулланучылар бар. Тик әгәр дә сездә йокысызлыктан тәгаенләнгән чараларга аллергия булса гына. Ләкин бу очракта да мондый алымны “запой”га әйләндерергә кирәкми!
“Әйе, алкогольнең үзенчәлекле йоклату эффекты бар, ләкин йоклар алдыннан эчү гадәткә керсә, киләчәктә “йокы даруы”н торган саен күбрәк эчәргә кирәк булачак. Өстәвенә, алкоголь тиз йокы фазасын баса, шул вакытта без ял итәбез, шуңа күрә дә алкоголикның йокысы кыска һәм борчулы, диләр. Авыр баш белән уяну да рәхәт түгел”, – ди белгечләр.
Юк инде. Аракыдан файда эзләү ярый торган эш түгел. Юк ул. Бетте китте!
Фото: башинформ