Туймазы районы үзәк дәваханәсенең наркология диспансеры бүлеге җитәкчесе Филүс Зәйнуллин әлеге вазыйфада 2006 елдан бирле эшли. Бу еллар дәвамында аның күз алдыннан узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында үсемлектән ясалган әфьюн, героин кулланган һәм әлегә кадәр бу гадәтләреннән арына алмаучы карт наркоманнар да, соңрак синтетика белән мавыгучы яшьләр дә үткән. Шушыларга күпсанлы алкоголикларны да өстәргә кирәк. Саннарга мөрәҗәгать итсәк, бүлек елына –─ меңгә кадәр, аена 78-80 наркоман һәм алкоголикны кабул итә.
– Бер тапкыр безгә килеп, аннары еллар буе кулланмаган кешеләр бар. Ай саен керүчеләр дә күп. Бөтендөнья статистикасы бөтен җирдә дә бертөрле: кызганычка каршы, шушы яман чиргә кире әйләнеп кайтучыларның проценты зур, – ди Филүс Гайнелҗан улы.
Наркомания – кешене яшьли гүргә кертә торган авыру. Араларында 60-70 яшькә җитүчеләр барлыгын ишетеп аптырап калдык. “Элек үсемлектән ясалган наркотиклар кулланалар иде. Ул нык зыянлы булса да, организмга бүгенге синтетик наркотиклар кебек тәэсир итми. Шуңа да карт наркоманнар, дигәнгә аптырарга кирәкми. Карт наркоманнар аеруча Туймазыда, Октябрьскийда күп. Әфьюн наркоманнары. Уфада алар юк. Минем бер пациентым әфьюн наркоманы булган, 20 ел инде кулланмый, ләкин олыгая төшкәч, ул алкогольгә күчкән һәм хәзер алкоголик буларак исәптә тора. Шундыйлар да була”, – ди җитәкче.
Бүген эчү модада түгел. Яшьләрнең күпчелеге сәламәт тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә. Шунысы куанычлы: моның өчен шәһәр-районнарда физкультура комплекслары, спорт мәйданчыклары күп төзелә. Ләкин Филүс Зәйнуллин бу мәсьәләдә ул кадәр үк оптимист түгел. “30 яшьлек алкоголиклар да күп. Наркомания яшәрә. Берничә ел элек наркологлар бу хакта җыелып фикер алышкан идек. Синтетик наркотиклар кулланучыларның яше 15-16 яшькә кадәр түбәнәйде”, – ди ул.
Кайчандыр яшьләр арасында сыра алкоголизмы модага кергән иде. Аларны төрле рекламалар белән җәлеп иттеләр. Хәзер рекламалар юк, сыраның да модасы чыгып бара бугай. Ә менә төрле баллы энергетик эчемлекләр белән кибет киштәләре тулган. Бүген яшьләрнең кулында шул. Аның да зыяны шактый зур. “Тагын шунысы да билгеле булсын: үсмер алкогольне никадәр соңрак татып карый, аның спиртлы эчемлекләр белән мавыкмау ихтималлыгы шулкадәр зур”, – ди Филүс Гайнелҗан улы.
Бүген Туймазы районында 1531 алкоголик, 406 наркоман исәптә тора. Ун елда бу саннар әллә ни үзгәреш кичермәгән, бераз гына кимегән. 2019 елда наркоманнар саны 499 булган. “Ә менә “риск” төркеменә керүчеләр саны арта. Бу агуны берничә тапкыр татып караган кешегә “наркоман” диагнозы куелмый бит. Менә шундыйлар күп. Моңа күп факторлар тәэсир итә: әйтик, ковид чорында алар артты. Социаль-икътисади хәл: эшсезлек, гаиләдәге низаглар да бу күренешнең артуына китерә. Күпләр кайгысын шушы агу яисә хәмер белән баса”, – ди нарколог.
Әлбәттә инде, бу беренче чиратта хатын-кызларга карый. Алар – йомшаграк, хәмер алдында тиз тез чүгә торган затлар. Аннары, алар табибларга да соңрак, бәйлелек барлыкка килгәч кенә мөрәҗәгать итә. “Кызганычка каршы, бәйлелек шулкадәр тозакка ала ки, хәтта ана инстинктын да кысрыклап чыгара ала. Опека хезмәте аларның балаларын тартып алып, хатын-кызны дәвалануга озата. Ана кеше аларны кире кайтару өчен тырышырга тиеш кебек. Ләкин барысы да түгел шул. Алкоголь тәэсирендә психика бозыла. Тагын шунысы: кеше интеллектуаль, әхлакый яктан никадәр югарырак булса, алкогольгә шулкадәр әкренрәк бирешә”, – ди Филүс Зәйнуллин.
Ул белдерүенчә, кеше турында беркайчан да “бу үләчәк, тозактан котыла алмаячак”, дип уйларга ярамый. Баш миенең ресурсларын белеп бетерә алмыйбыз әле, инде “беткән бу” дип кул селтәгән кеше дә тулысынча савыгырга мөмкин. Шунысы да билгеле булсын: алкогольнең зыянсыз дозасы юк. Бу – күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсе. Элек зыянсыз, хәтта файдалы доза бар, дип лаф оралар иде. 2020 елда мең кешене тикшергәннәр. Хәзер зыянсыз доза юк. Йөрәккә нормаль доза ашказаны-эчәк трактына зыян китерә ала. Онкология китереп чыгара. Бу – бөтен дөнья тикшеренүләре нәтиҗәсе.
“Эштә ни өчен бу юнәлешне сайладыгыз?” – дип сорыйбыз Филүс Гайнелҗан улыннан. “Авыр эш, ләкин кирәкле. Нәтиҗәсе дә шунда ук күренә ала. Авырулар безгә коточкыч хәлдә килеп керә. Ун көннән соң алар аякка баса, көрәеп китә, без аларга пластик операция эшләгәнмени! Икенче проблема бар: бу – бик зур, хроник җан авыруы. Әгәр дә кешедә бәйлелек бар икән, бу, кызганычка каршы, мәңгелек. Ул башкача эчмәсә яисә наркотик кулланмаса да, гомере буе савыгу юлында булачак. Безнең җәмгыятьтә алкоголизм белән наркоманияне кешенең кимчелеге, бозыклыгы дип карау бар. Ләкин бу иң элек – җан авыруы. Шуңа да безнең белгечлек “психиатр-нарколог” дип атала. Физик бәйлелекне алып ташлау җиңел. Пациентта 10 көннән соң бернинди дә физик бәйлелек калмаячак, әмма психикасында калачак. Шуңа да аның тагын “ычкыну” куркынычы бар. Безнең табиблар шуңа каршы көрәш алып бара”, – ди нарколог.
Биредә дәвалану медицина полисы буенча түләүсез. Кеше 3-10, 30 көн дәваланырга мөмкин. Элек мондый урыннарда авыруларны кодка салу бар иде. Бу аларны эчүдән тыеп тора иде. Филүс Гайнелҗан улы фикеренчә, кодка салуның нәтиҗәсе бик түбән. Ун кешенең өчесе генә әлеге процедурадан соң бераз вакыт эчүдән тыелып торырга мөмкин. Иң яхшысы – бу кешеләрне реабилитациягә җибәрү. Алар анда ярты елга кадәр булырга тиеш. Туймазыдан теләкләре буенча Йоматауга, Стәрлетамакка җибәрү мөмкинлеге бар икән.
Ләкин барысының да теләге юк, чөнки алты ай тернәкләндерүдә булу вакытында “больничный” түләнми. Монысы – законнардагы “ак тап”, ди нарколог.
Беренче тапкыр наркотик татып караучылар саны соңгы 2 елда арта бара һәм югары дәрәҗәдә кала. Гомумән алганда, Туймазы, Октябрьский шәһәрләре күп еллар республикада наркомания буенча, Уфа белән Стәрлетамактан кала, алдынгы урыннарда барды. Наркоманнарның күп булуы Туймазы шәһәренең территориаль урнашуына (Татарстан Республикасы белән чиктәш, М-5 трассасы, тимер юл), 90нчы елларда сезонлы әфьюн наркоманиясенең югары дәрәҗәсенә, закладкалар аша синтетик наркотикларның (N-метилэфедрон) күп таралуына, DarkNet аша “мәк орлыгы”, “дизайнер” наркотик матдәләр таратучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы булмавына бәйле.
Әмма һәр кеше үз гомеренә үзе хуҗа. Сәламәтлек формалашуга йогынты ясый торган факторларның 50 проценты – яшәү рәвеше, 20 проценты – тышкы мохит йогынтысы, 20 проценты – генетика һәм бары тик 10 проценты – медицина дәвалавы. Шуңа күрә иң элек яшәү рәвешеңне көйләргә, зыянлы матдәләр кулланмаска, хәмер, әфьюн белән араны өзәргә кирәк.