Владимир Якушев “Бердәм Русия”нең Башкортстан бүлекчәсенең эшен югары бәяләде.
– Ил Президентын, республика Башлыгын, Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлаулар буенча иң мөһим дүрт кампания йомгаклары буенча тавыш бирү һәм партия вәкиллеге нәтиҗәләре буенча тарихи максимумнарга ирешелде. Хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде Владимир Якушев. – Шулай ук, республикада Югары партия мәктәбе филиалы эшли башлый. Бу – төбәк өчен кадрлар әзерләүдә яңа алым. Муниципалитетларның төбәк бүлекләре командаларының көчәюе партия бурычларына урындагы активка таянып эшләү, локаль проблемалар буенча конкрет карарлар әзерләү, мобилизация әзерлеген арттыру бурычларына җавап бирә.
Төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Радий Хәбиров республика халкы мәнфәгатьләрендә партиянең нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте.
– Безнең барлык гамәлләребез, проектларыбыз, башлангычларыбыз ил икътисадын, аның оборона куәтен ныгытуга, алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәм итүгә, сайлаучыларның наказларын үтәүгә юнәлтелгән, – диде Радий Хәбиров. – Партия “халык белән булу”, “кешеләрне ишетү һәм тыңлау” принцибы буенча эшли. Без урындагы бүлекләрнең эшчәнлеген көчәйттек. Алга таба да аларның ролен күтәрәчәкбез. Башлангыч оешмаларның төбәк советын төзедек. Аның нәтиҗәле эшенә исәп тотабыз.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда “Бердәм Русия”нең 3261 башлангыч оешмасы эшли. Алар партиянең 114376 әгъзасын берләштерә. Июнь аенда Уфада бөтен республикадан партиянең 4500 әгъзасы катнашлыгында форум узды.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, 2025 ел партиянең төбәк бүлекчәсе өчен Урындагы сәяси советлар елы булачак.
– Урындагы сәяси советлар партия активының терәге, оператив штаблары булырга тиеш. Бу этапны Дәүләт думасына 2026 елда сайлауларга әзерлекнең мөһим этабы дип карыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Аеруча “Халык программасы” турында әйтәсем килә. Соңгы ике елда аңа ярашлы инженерлык коммуникацияләрен төзү һәм реконструкцияләү, почта элемтәсе бүлекләрен, ишегалды территорияләрен төзекләндерү, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү буенча күп эшләр башкарылды. Әмма безнең алда зур бурычлар тора әле. Аларны да эшләрбез һәм җиңәрбез дип уйлыйм.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.