Кечкенәдән патриот итеп тәрбияләнгән, туган илен, үз җирен яратып үскән, аңа хезмәт иткән һәм бүген дә илебез киләчәге өчен борчылып яшәгән Илһам Гаделшин кулына корал алып, Ватан сагына баса. Әфганстан сугышы ветераны яше буенча мобилизациягә эләкми, ләкин күпме якташлары Ватан сагына күтәрелгәндә, 54 яшьлек ир-егет читтә кала алмый. Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юллана. Контракты тәмамланып кайтуга, без аның белән очрашып, хезмәте, алгы сызыктагы хәлләр, тыныч тормыштагы эшчәнлеге һәм бүген аның өчен аеруча нәрсәләр мөһим булуы турында сөйләштек.
Авыл малае
Илһам Гаделшин тумышы белән Кырмыскалы районының Карлыман авылыннан. Балачагы, авыл малайларыныкы кебек, бик гади үтә: кечкенәдән эшнең тәмен белеп, спорт белән шөгыльләнеп, шук малай булып үсә ул. Урындагы мәктәпне тәмамлау белән Ляховодагы һөнәрчелек училищесында ир-егетләр өчен мөһим булган киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә.
1986 елның 15 октябрендә армиягә повестка ала. Медицина комиссиясе үткәннән соң, аның шәхси эшендә “К20а” дигән язу пәйда була. Ләкин ул вакытта егет моңа әллә ни игътибар итми. Асылда исә 18 яшьлек егетнең комиссия үткәннән соң бирелгән таныклыгындагы мондый язу, байтак физик һәм рухи яктан әзерлекле яшьтәшләренеке кебек, Әфганстанга барачагын аңлата. Ләкин моны ул соңыннан гына белә. Җыелу пунктыннан егетләрне Пенза өлкәсенә алып китәләр. Анда берничә көн булганнан соң, янә эшелоннарга төяп, Термезга озаталар. Илһам артиллериягә эләгә, наводчик-төзәтүче белгечлеген үзләштерә. Апрель ахырына кадәр солдатларны укыталар, имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, 1987 елның 4 маенда самолет белән Шинданд шәһәренә озаталар. Егет 101нче полкка эләгә. Ике елга якын ул Әфганстан территориясендә хезмәт итә. Армиягә китеп, 2 ел хезмәт итәргә тиешле егет туган йортына 1989 елның 31 декабрендә генә кайтып керә. Намус белән хезмәт итә Илһам, кыюлыгы өчен бихисап медальләр белән бүләкләнә.
Кайту белән Зилаер совхоз-техникумына укырга керә һәм байтак вакыт Салават исемендәге колхозда терлекчелек тармагында эшли. Колхозлар таркала, ә башлы-күзле булган 38 яшьлек иргә гаиләсен карарга кирәк. Гәзиттә Пермь краендагы “Звездный” хәрби шәһәрчегенә хәрби хезмәткәрләр таләп ителүе турында игълан күреп кала һәм, контракт төзеп, хәрби бурычларын үти башлый. Өч елдан соң контракты тәмамлана, ләкин Гаделшиннар шунда калырга карар итә, Илһам Фәрит улын кондитер фабрикасына эшкә чакыралар. Шулай да яшь барган саен туган җир үзенә тар-
та – 2017 елда алар туган якларына кайтып, Кырмыскалы авылында төпләнә. Гаилә башлыгы Уфа шәһәрендәге сак оешмасына эшкә урнаша.
Читтә кала алмый
2022 елның сентябрендә илебездә өлешчә мобилизация игълан ителде. Илһам Фәрит улының байтак якташлары повестка алып, махсус хәрби операция зонасына юллана. Әфганстан сугышын үткән, контракт буенча хезмәт иткән Илһам Гаделшинның йөрәге түзә алмый, 2023 елның 4 апрелендә ул Оборона министрыгы белән өч айга контракт төзи.
Әлбәттә, махсус хәрби операция зонасына барырга карар итүен белгәч, хатыны, балалары борчуга кала. Ләкин аның, максат куйгач, шуңа барыбер ирешәчәген якыннары яхшы белә. Шулай итеп, Илһам Гаделшин Башкортстаннан беренче иреклеләр отрядына эләгә. Ростов өлкәсенә җиткәч, яугирләрне сафка тезеп, Украинадагы хәлләрне аңлаталар.
– Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта – ут эчендә булган офицерлар безгә барысын да сөйләде, нәрсә көтәчәген аңлатты. Икенче көнне иртән 4 кеше жетонын салды, ә без Әфганстан, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрби әзерлекле 36 кеше берничә көннән коралланып, чикне үтеп кердек. Херсонга барып җиткәч, куркыныч күренеш каршы алды: түбәсез һәм тәрәзәсез йортлар, шартлаудан соң сафтан чыккан хәрби техника, изелгән җиңел автомобильләр... Күпне күргән ирләрне бу куркытмады, дисәм, ялгыш булыр. Мондый шартларда курку хисе – кеше өчен табигый. Әмма монда үз теләгебез белән килгәнбез икән, файдалы булырга, йөкләнгән бурычларны үтәргә тиешбез, – ди яугир.
Беренче яу, ул иң мөһиме
Херсонга җитеп, янә коралланганнан соң, машиналарга утырып, посадкалар буйлап “безнекеләр” урнашкан Васильевка авылының элекке ферма биләмәсенә барып җитәләр. Силос чокырларында куәтле техника яшеренгән. Инде сафка тезелеп кенә бетүгә, атыш башлана.
– Күрәсең, дошманнар коптерлар ярдәмендә безнең килүне күргән. Ышык урыннарга яшеренергә дигән боерык алдык. Кузгалып та булмый, атыш төне буе дәвам итте. Икенче көнне иртәнге алтыда, капкалап алганнан соң, боерык алдык – моннан 3,5 километр ераклыкта урнашкан авылны штурм белән алырга. Авылга килеп керү белән күз ачкысыз атыш башланды, – дип искә ала ветеран.
Нәтиҗәдә, авыл азат ителә, дошманнар кача, аларның күпләре шул вакытта әсирлеккә төшә.
...Һәм көн саен яңа бурыч. Яуларда күрсәткән кыюлыгы һәм осталыгы өчен якташыбыз “Батырлык өчен” медале, “Хәрби батырлык” билгесе белән бүләкләнә. Шулай ук Жуков медаленә дә тәкъдим ителгән ул. Бу хакта дусларыннан белдем.
Беренче контракты тәмамланып, узган елның июнь аенда ул туган ягына кайта, элекке эшенә чыга. Көн саен телевизордан хәбәрләр, махсус хәрби операция белән бәйле тапшырулар карый. “Юк, болай булмый. Мине өйрәтергә кирәкми, мин бу техникага йомык күз белән дә идарә итә алам. Нишләп мин монда әле?” – дип, янә икенче тапкыр контракт төзергә карар итә. Ләкин яше 50дән узу сәбәпле, бераз авырлыклар килеп туа. Шулай да, медицина комиссиясе үтеп, үз вакытын көтеп ала.
Бу юлы ул, шулай ук, наводчик, орудие командиры вазыйфаларында намуслы хезмәт итә.
“Старый”, “Башкорт”, “Афганец”
Беренче баруында “Старый” позывное алса, икенчесендә озак вакыт “Башкорт” дип йөртәләр.
– Батальонда башкортлар күп, ә батареядә – мин генә, барысы да белеп тора иде. Соңрак башкорт егетләре килеп кушылгач, кайсы “Башкорт” икәнен фамилиясе буенча ачыкларга туры килә башлады, бу аерым уңайсызлыклар тудырды. Шуннан иптәшләр: “Әйдә әле син “Афганец” бул!” – дигәч, миңа шундый позывной тагылды. Миңа ничек дәшсәләр дә ярый, “Старый” дисәгез дә була дигән идем, жетонга заказ биргәндә иптәш егет “Афганец”, дип язган. Шулай да, яудашларымның күбесе – яшьләр, алар миңа Илһам абзый дип дәшәләр иде, – ди әңгәмәдәшем.
Иптәшләре, хәрби туганнары әлеге вакытта алгы сызыкта. Алар белән даими рәвештә хәбәрләшеп тора. Егетләр андагы хәлләрне сөйли, фронтның алга баруы, яңа җиңү шатлыгы белән уртаклашалар. Күңеле белән “Афганец” һаман аларга тартыла, ләкин шикәр диабеты булгач, сәламәтлеге аерым игътибар таләп итә. Хезмәткә яраклылык яшеннән дә үткән инде. Монда, тылда да, кул кушырып утырмый ул. Төп эшеннән тыш, патриотик чараларда, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы да. Хатыны, балалары һәм оныкларына да ныклы терәк ул.
– Мин үз илемне яратам, шуңа читтә торып кала алмадым. Аны саклауга күпмедер дәрәҗәдә үз өлешемне кертә алуым белән бәхетлемен.
Без – Бөек Ватан сугышы ветераннары йогынтысында тәрбияләнгән буын. Бүген бу эшне үз кулыбызга алырга тиешбез, – ди ветеран.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.