Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең медицина ярдәме сыйфаты белән идарә итү һәм стратегик үсеш бүлеге табибы “Социаль өлкәдә һәм иҗтимагый эшчәнлектә остаз” номинациясендә катнашты.
2020 елда COVID-19 пандемиясе кызган вакытта Елена Азнагулова хезмәттәшләре белән бергә санитария кагыйдәләрен төгәл үтәү шартларында максималь кулланыла торган җайлаштырылган остазлык моделен кертте. Шуның аркасында ул эш урыннарында персоналны эштән читләштермичә өйрәтә алган, персоналны кызыксындырган һәм үз-үзен камилләштерү процессына җәлеп иткән. Бу нәтиҗәле практика медицинада сыйфат һәм куркынычсызлык укыту-методик үзәген оештыруга этәргеч бирде. Елена Азнагулова - укыту-методика үзәгендә укытуның күпчелек өстәмә гомум үсеш программалары авторы. Практика тәҗрибәсе федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә таратыла.
Конкурс ике юнәлештә узды: “Ел остазы” һәм “Иң яхшы остазлык практикасы”. Конкурста Русиянең 44 төбәгеннән 50 талантлы остаз һәм 50 иң яхшы остазлык тәҗрибәсе җиңү яулады. Җиңүчеләр декабрьдә тәҗрибә уртаклашу һәм Русия остазлары бергәлеген формалаштыру өчен “Остазлар фестивалендә” очрашачак.
Фото: bashinform.ru