-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 ноябрь , 08:30

“Контроль идарәсе чаң суга!”

Башкортстан Башлыгы медицина объектларын ремонтлау срокларын өзгән өчен җаваплылык катгый булачагын кисәтте.

“Контроль идарәсе чаң суга!”
“Контроль идарәсе чаң суга!”

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, бизнес-шерифлар институты республикага инде 5 район хакимияте җитәкчесен әзерләп бирде, дип белдерде.

“Бу – яхшы кадрлар линейкасы. Без бизнес-шерифлар белән яхшы эшләдек. Киләсе елларда мин бизнесның тотрыклы үсеше өчен имин шартлар булдыру максатын куяр идем. Барлык күрсәткечләр дә яхшы, әмма бу гына аз – монда республика үсеше өчен потенциал табарга кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Бизнес-шерифлар институты 2019 елда урыннардагы эшкуарларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен оештырылды. Шушы биш ел эчендә төбәк муниципалитетларында 13 меңнән артык “эшкуарлык сәгате” уздырылган, 20 меңнән артык проект каралган, шуларның яртысыннан артыгы гамәлгә ашырылган, инвестицияләр суммасы — 114,1 миллиард сум, 26 меңнән артык эш урыны булдырылган.

Чарада Башкортстан Башлыгы “Россия Zа самбо” Бөтенрусия форумына нәтиҗә ясады. “Форум кысаларында без яңа Көрәш сараенда беренче турнир уздырдык. Сарай эшли башлады, анда инде йөзләгән егет шөгыльләнә, – диде Радий Хәбиров һәм спорт министры вазыйфасын башкаручыга йөкләмәләр бирде. – Форумда Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев Җиңүнең 80 еллыгына самбо буенча турнир уздырырга тәкъдим итте. Мондый турнир һәр төбәктә узачак, әзерләнергә кирәк”.
Башкортстан белән Алтай Республикасы арасында авиация элемтәсе үстереләчәк. Радий Хәбиров Таулы Алтайга туры рейс ачу зарурлыгын белдерде. “Без уртаклык һәм хезмәттәшлек нокталарын билгеләдек. Болар – барыннан да элек туризм, авыл хуҗалыгы, мәдәни хезмәттәшлек, милли спорт төрләре. Авиарейс турында килешү имзаладык. Аны ачарга кирәк. Миңа калса, безнең туристлар анда барачак, чөнки Алтай Республикасы – тарих, мәдәният һәм табигать ягыннан уникаль төбәк. Рейсны оештыру белән шөгыльләнергә кирәк. Таулы Алтай бөтен илдән рейслар кабул итә”, – диде республика Башлыгы.

Республика җитәкчесе Уфа поликлиникаларын модернизацияләү төбәк программасы кысаларында медицина объектларын ремонтлау срокларын өзгән өчен күңелсезлекләр белән янады. “Контроль идарәсе миңа Уфа медицина учреждениеләрен модернизацияләүнең төбәк программасы ничек үтәлүе буенча белешмә бирде. Һәм анда берничә сорау бар. Без катлаулы шартларда бу акчаларны таптык һәм тапшырдык, барлык процедураларны вакытында үткәрдек. Объектлар күп, һәм мин сездән срокларны бозмавыгызны сорадым. Контроль идарәсе чаң суга, мин моны ачыклаячакмын”, – дип кисәтте Радий Хәбиров, республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Роберт Иштуковка мөрәҗәгать итеп. Ул, шулай ук, Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан бу мәсьәләне хәл итүгә кушылуын сорады.

Уфа медицина учреждениеләрен модернизацияләү программасы кысаларында 2024 елдан 2029 елга кадәр төбәк башкаласында 118 сәламәтлек саклау объектын яңарту планлаштырыла. Программаны 6 ел эчендә финанслауның гомум күләме 8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Быел программада алты медицина оешмасы катнаша, шуларның бишесендә – капиталь ремонт, берсендә проект-смета документациясен эшләү планлаштырылган.

Башкортстан Башлыгы республика торак пунктларында Яңа ел бизәлеше буенча эшләрне тизләтергә кушты. “Мәскәү Яңа елга барлык бизәкләү әйберләрен төзи башлады инде, һәм күп объектларда бәйрәм иллюминациясе бар. Сезгә дә бу эшне башларга кирәк”, – диде Радий Хәбиров, Уфа шәһәре мэры Ратмир Мәүлиевка мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмәдә, шулай ук, “Башкортстан ихаталары” программасы үтәлеше нәтиҗәләре, инвалидларга социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру һәм башка темалар каралды.
Республика Башлыгы оператив киңәшмәне Мәскәүдән видеоэлемтә режимында үткәрде. 19-21 ноябрьдә ул башкалада үтәчәк Транспорт атналыгында катнашачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: