Республика стенды, гадәттәгечә, форум кунакларының – төбәк башлыкларының, тармак министрлыклары, ведомстволары һәм компанияләре җитәкчеләренең зур игътибарын җәлеп итә.
Быел Башкортстан биредә үзенең киң колачлы юл проектларын тәкъдим итте – Уфаның "Көньяк капкасы", "Кузнецов Затоны" бистәсендә Агыйдел аша күпер белән Уфаны Көньяк әйләнеп узу юлы төзелеше, Интернациональ урам башында Агыйдел аша күпер төзү, шулай ук төбәктә гамәлгә ашырыла торган башка инфраструктура объектлары.
Көн дәвамында делегация әгъзалары берничә эшлекле очрашу уздырды, панель сессияләрдә һәм дискуссияләрдә катнашты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбирова журналистлар белән әңгәмәдә беренче эш көненә нәтиҗә ясады.
- «Русия транспорты» форумына транспорт системасын, юл инфраструктурасын үстерүгә катнашы булган һәркем җыела. Шуңа күрә без ел саен бирегә үз делегациябез белән киләбез. Монда очрашулар агым булып бара. Һәм без килешкәннәрнең барысын да беркетмәләрдә теркибез, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, - Даими, җентекле эш нәтиҗәсендә без республика буенча узучы М-5 һәм М-7 федераль трассаларының дүрт полосасын киңәйтеп, эшне ахырына җиткерәчәкбез.
Республика Юл фондын тулыландыру белән бәйле вәзгыять турында да фикер алыштык. Алдагы елларда ул бераз үсәчәк, һәм бу акчалар безнең төбәк юл челтәрен карап-тотуга һәм үстерүгә, шул исәптән ремонт таләп итүче юллар программасына да тотынылачак.
Фото: glavarb.ru