0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 ноябрь , 18:20

6,5 мең яңа эш урыны булдырылган

Башкортстан Республикасы инвесторлар өчен преференциаль режимлы территорияләр саны буенча илдә лидерларның берсе булып тора.

6,5 мең яңа эш урыны булдырылган
6,5 мең яңа эш урыны булдырылган

Алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары агымдагы елның 1 октябренә Башкортстан икътисадына 11,4 миллиард сум инвестицияләгән һәм 6,5 мең яңа эш урыны булдырган. Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Моратов алгарышлы үсеш территорияләре эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча сөйләде. Фикер алышу кысаларында резидентларның 2024 елның 9 аенда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, шулай ук 2024 елның IV кварталына планнар каралды.

– Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасында планлы инвестицияләр күләме 44 миллиард сумнан артык булган һәм 12 меңгә якын яңа эш урыны булдырылган 134 резидент теркәлгән. 2024 елның 9 аенда инвесторлар 1,56 млрд сум керткән һәм 760тан артык яңа эш урыны булдырган. Салынган инвестицияләрнең төп күләме гадәттәгечә нефть промыселы җиһазлары, тимер-бетон конструкцияләр һәм металл эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнүче резидентларга, шулай ук логистик хезмәтләр күрсәтүче компанияләргә туры килә, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан ТОР резидентлары азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе, медицина эшләнмәләре, спорт җиһазлары, зоотоварлар, электротехник эшләнмәләр, савытлар, металл эшләнмәләр, төзелеш материаллары, төрле җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнәләр, медицина, логистика, мәгариф хезмәтләре күрсәтәләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: