Килешү эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә яшь гражданнарның шәхси һәм һөнәри уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыручы проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү механизмнарын булдыру һәм талантларны үстерүдә иң яхшы тәҗрибәләрнең таралуын тәэмин итү максатында төзелгән.
«Бездә яшьләр искиткеч, һәм без аларның яшәү өчен кирәкле заманча шартлар, иҗат, фәнни эшчәнлек, стартапларны тормышка ашыру мөмкинлеге булуын телибез. Безнең өчен бу бик мөһим. Без Башкортстанда яшьләр яшәргә, эшләргә һәм укырга теләсен өчен планлы рәвештә эшлибез. Ышанам, «Русия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән килешү Башкортстанның талантлы яшьләре катнашлыгында яңа проектларны гамәлгә ашыруга өстәмә этәргеч бирәчәк», – дип шәрехләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Имзаланган документ Башкортстанда «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларын һәм конкурсларын оештыру һәм үткәрү кысаларында берничә юнәлеш буенча үзара һәрьяклап ярдәм итүне һәм анда катнашучыларны озатып йөрүне күздә тота. Аерым алганда, килешү үзара хезмәттәшлекнең ирешелгән дәрәҗәсен сизелерлек арттырырга гына түгел, талантлы яшьләргә ярдәм итү, уртак конкурслар, проектлар һәм чаралар уздыру буенча эшнең яңа форматын тәкъдим итәчәк.
Фото: башинформ.рф