0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 ноябрь , 20:25

Дмитрий Вольвач Башкортстанның форумга әзерлеген югары бәяләде

Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач Башкортстанның Уфада 26 һәм 27 ноябрьдә узачак Русия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең юбилей форумына әзерлеген шәрехләде.

Дмитрий Вольвач Башкортстанның форумга әзерлеген югары бәяләде
Дмитрий Вольвач Башкортстанның форумга әзерлеген югары бәяләде

ТАСС агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә министр урынбасары, республикада инвестицион, сәүдә, логистика, фәнни-техник һәм җитештерү кооперациясенә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Дмитрий Вольвач моның Башкортстан территориясендә юбилей форумын үткәрүгә өлешчә сәбәп булуын таныды.

- Кунаклар өчен зур әзерлек эшләре башкарылды, күпсанлы делегацияләр көтелә. Анда бизнес та, төбәк командалары да, Русия Федерациясе ягыннан да, Казахстан Республикасы ягыннан да, - дип билгеләде министр урынбасары.

Дмитрий Вольвач сүзләренчә, форумның тулы кыйммәтле көн тәртибен тәэмин итү һәм кунакларга уңайлы булсын өчен барысы да эшләнгән. Программаның функциональлеген аерым билгеләп үтте, ул катнашучыларга кыска вакыт эчендә хәзерге Башкортстан казанышлары белән дә, B2-сессия мөмкинлекләре белән дә, эшлекле совет көн тәртибе белән дә танышырга мөмкинлек бирә.

Фото: russia-and-kazakhstan-forum.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: