+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 ноябрь , 10:20

Радий Хәбиров Русия һәм Казахстан төбәкара форумы турында сөйләде

19 ноябрьдә ТАСС мәгълүмат агентлыгында Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумына багышланган матбугат конференциясе үтте. Масштаблы халыкара чара Уфада 26-27 ноябрьдә узачак.

Радий Хәбиров Русия һәм Казахстан төбәкара форумы турында сөйләде
Радий Хәбиров Русия һәм Казахстан төбәкара форумы турында сөйләде
Форум программасы һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач һәм Казахстанның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев сөйләде.

- Форум Русия төбәкләренә Казахстан төбәкләре белән хезмәттәшлек итәргә, тышкы икътисади эшчәнлекне үстерергә, үз продукциясен алга җибәрүне тәэмин итәргә, Казахстан партнерлары белән тирән кооперациягә барырга ярдәм итә, - диде Радий Хәбиров. - Бу - безнең мөмкинлекләребезне, тәкъдимнәребезне бәяләү һәм сөйләшүләр өстәле артына утыру, яңа килешүләргә кул кую өчен уникаль чара.

Форумның эшлекле программасы турында сөйләгәндә, Башкортстан Башлыгы аның төп чарасы - пленар утырыш, дип билгеләп үтте. Аңа видеоконференция режимында Русия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев кушылыр дип көтелә.

Башка мөһим чаралар арасында: Русия-Казахстан эшлекле советы утырышы, яшьләр эшкуарлыгы форумы, халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе. Күпчелек чаралар яңа Көрәш сарае мәйданчыгында узачак. Радий Хәбиров ассызыклаганча, ул биредә пленар утырыш үткәрү һәм B2B форматында очрашу өчен җитәрлек дәрәҗәдә сыйдырышлы һәм уңайлы.

- Уфада форумны үткәрүне сорап, без Русия Президенты Владимир Путинга һәм Казахстан вәкилләренә мөрәҗәгать иттек. Карар моннан ике ел элек Ырынбурда кабул ителде, - диде Радий Хәбиров. - Без бу чарага бик җитди әзерләндек һәм катнашучыларның уңайлы эшләре өчен барысын да эшләячәкбез дип ышанабыз.

Республика җитәкчесе хәбәр иткәнчә, форумда катнашуга заявкаларны Русиянең 25 төбәге вәкилләре биргән инде, һәм аларның саны даими үсә. Русиянең тугыз субъекты делегацияләрен губернаторлар җитәкләячәк.

Даурен Абаев Казахстан делегациясе әлегә формалаша, әмма форумга барлык өлкәләр һәм илнең иң эре шәһәрләре вәкилләре киләчәк, дип билгеләде.

Дмитрий Вольвач журналистларның федераль үзәкнең Башкортстанга ни өчен халыкара дәрәҗәдәге масштаблы чаралар үткәрергә ышануы турындагы соравына җавап бирде.

- Русия Президенты Владимир Путин, республика турында сөйләгәндә, ике төп сүзне билгеләде - мәхәббәт һәм ышаныч. Монда без коллегаларыбыз үз эшләренә якын килгән җаваплылыкның һәм профессионализмның иң югары дәрәҗәсен күрәбез, - дип ассызыклады Русия Икътисади үсеш министры урынбасары. - Башкортстанда ярдәм чаралары арта, инвестицияләр өчен уңайлы мохит формалаша. Русия һәм чит ил предприятиеләре өчен барлык шартлар да тудырыла. Монда барысы да бар - авыл хуҗалыгы, сәнәгать, логистика. Һәм иң мөһиме - профессиональ команда. Минемчә, Башкортстан - Русиядә бизнесны ничек үстерергә һәм инвестицияләр җәлеп итәргә кирәклеге буенча лидерларның берсе.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: