+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 ноябрь , 21:19

Бездә ата-аналар башлангычлары конкурсында җиңүчеләр иң күбе!

Башкортстан мәктәпләрендә ата-аналар комитетларының ун проекты ата-аналар башлангычлары конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде. Конкурска йомгак ясау 20 ноябрьдә Е. М. Примаков исемендәге гимназиядә Бөтенрусия Ата-аналар комитетының икенче утырышы кысаларында узды. Русия Федерациясенең 78 субъектыннан 200 комитет үз проектларын гамәлгә ашыру өчен акчалата премия алачак.

Бездә ата-аналар башлангычлары конкурсында җиңүчеләр иң күбе!
Бездә ата-аналар башлангычлары конкурсында җиңүчеләр иң күбе!

Башкортстаннан ата-аналар комитетларының өч проекты һәркайсы 1 миллион сумга кадәр акчалата премия алды. Республиканың Нуриман районы Красный ключ авылының урта гомуми белем бирү мәктәбе «СВОи рядом» проекты өчен бүләкләнде. Бу башлангыч кысаларында балалар һәм аларның ата-аналары 3D-принтерда БПЛА өчен ярдәмче җайланма ясау белән шөгыльләнәчәк. Әзер эшләр махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

Шулай ук, "Патриотик тәрбия" юнәлешендә Михаил Ферин исемендәге 60нчы Уфа лицее һәм "Безне Ватан чакырган" хәрби-патриотик тәрбия үзәге проекты белән Нефтекама шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе "Дан залы" проекты белән җиңүче булдылар.

Иске Маты урта гомуми белем бирү мәктәбе «К Олимпийским рекордам в малом селе" проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча алачак. Авторлар укучыларны - тулысынча, ә ата-аналарның 80 процентын физкультура һәм спорт белән колачларга планлаштыра. 500 мең сумга кадәр категориядә Башкортстаннан тагын 5 проект җиңүче булды.

Бөтенрусия Ата-аналар комитеты утырышын ачып, мәгариф министры Сергей Кравцов соңгы елларда белем бирү һәм тәрбия процессында ата-аналар бергәлегенең роле сизелерлек артуын билгеләп үтте.

– Без 2040 елга кадәр мәгарифне үстерү стратегиясен эшләргә керешәбез. Әлеге программа документы ярдәмендә ата-аналар, педагоглар, мәктәп директорлары безнең уртак бурычларыбызны һәм үсеш векторларын бердәм аңлауны формалаштырачак. Бөтенрусия Ата-аналар комитеты төзелде, һәм без сезнең әлеге стратегияне әзерләүдә төрле юнәлешләр буенча эшләячәк төркемнәрдә катнашуыгызга өметләнәбез. Бу эштә Ата-аналар комитеты әгъзалары катнашуы бик мөһим, - диде Сергей Кравцов.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: