- Без агросәнәгать комплексында, гуманитар өлкәдә элемтәләрне диверсификацияләүгә барлык көчебезне салабыз. Безнең бу өлкәдә перспективаларыбыз бик яхшы дип уйлыйм, - диде Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев. - Традиция буенча, Казахстан һәм Башкортстан бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Без сезнең икътисадның һәм социаль өлкәнең көчле яклары турында беләбез.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, үз чиратында, ике яклы хезмәттәшлекне алга таба ныгыту өстенлекләрен
билгеләде.
- Сәнәгать кооперациясе юнәлешендә актив эшләү мөһим. Без Башкортстан вәкилләренең Казахстанда үз производстволарын ачучы предприятиеләре санының артуын күрәбез. Визит кысаларында фикер алышачак тәкъдимнәр арасында безнең компанияләрнең яңа инвестицион башлангычлары да бар, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров. - Иң мөһиме - сезнең ярдәмегез белән без Казахстанны – Башкортстан өчен, Башкортстанны Казахстан өчен һәрьяклап ачабыз.
Ике халыкның дуслыкка шундый көчле тартылуын тамырлары бронза чорына барып тоташкан уртак этник багланышлар белән аңлатып була. Яки күршелекнең күпгасырлык традицияләре бар.
26-27 ноябрьдә Уфада узачак Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы да әһәмиятле булырга тиеш. Бу - дәүләт идарәсе органнары вәкилләре катнашлыгында В2В-очрашулар өчен уникаль мәйданчык. Русия һәм Казахстан халык хуҗалыгы казанышларын күрсәтүче ике ил экспозициясе оештырылачак, анда Башкортстан продукциясе дә тәкъдим ителәчәк. Һәм «Русия һәм Казахстанда яшьләр эшкуарлыгы: тәҗрибә уртаклашу һәм партнерлык перспективалары» дип аталган яшь лидерлар форумы эшләячәк, ул 300 катнашучыны берләштерәчәк.
Фото: russia-and-kazakhstan-forum.com