+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 ноябрь 2024, 06:27

Монда сезгә ярдәм итәчәкләр!

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы 2023 елның 1 июненнән махсус операция ветераннарыннан һәм аларның якыннарыннан 68 мең мөрәҗәгать кабул иткән, шуларның 64 меңе хәл ителгән инде.

Монда сезгә ярдәм итәчәкләр!Монда сезгә ярдәм итәчәкләр!
Монда сезгә ярдәм итәчәкләр!

Фонд эшенең мөһим юнәлеше -СВО ветераннарын техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү: югары технологияле протезлар, югары йөрешле инвалид коляскалары, кул белән идарә ителә торган автомобильләр. Алар исәбенә шулай ук авыр яраланган ветераннарның торак урыннарын җайлаштыруны да кертергә мөмкин. Бүгенге көндә мондый эш 7 торак бинада башкарылган, 35е чиратта тора.

Әлеге хезмәтне алу өчен махсус операциядә катнашучыга заявка рәсмиләштерү өчен «Ватанны саклаучылар» төбәк фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тернәкләндерүнең техник чараларына заявка рәсмиләштергәндә дә шундый ук тәртип.

Беренче чиратта көрәшче үзе фондка гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас