Илебездә «Страна света» дип аталган Бөтенрусия заманча медиасәнгать конкурсының өченче сезоны уза. Иҗади бәйге ил өчен өстенлекле әһәмияткә ия һәм Русия Федерациясе Президенты гранты исәбенә гамәлгә ашырыла.
Конкурсны, узган сезондагы кебек үк, Президентның Мәдәни башлангычлар фонды хуплый.
Башкортстан Республикасы командасы конкурста беренче тапкыр катнашачак. Ольга Риянова һәм Мария Колышкина үз эшләрен башкорт эпосы һәм төбәкнең гүзәл табигате белән илһамланып эшләгән.
Фото: Башинформ