+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 ноябрь , 07:06

Фаҗигале өзелмәсен гомерләр!

Һәрбер юл йөрүче үзенең һәм якыннарының иминлеге сагында уяу торсын иде

Фаҗигале өзелмәсен гомерләр!
Фаҗигале өзелмәсен гомерләр!


Бакалы районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 26 яшьлек хатын һәм аның бер яшьлек кызы һәлак булды. Авария урыны – Бәләбәй – Туймазы юлының 124нче чакрымында, Пенькозавод авылы янында.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, “Lada Granta” руле артындагы хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм руле артында 35 яшьлек кеше булган “Kia Sportage” чит ил машинасына бәрелгән. Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, сабый белән ана һәлакәт урынында җан биргән. Корея җиңел машинасының йөртүчесе һәм 64 яшьлек пассажирына салоннан чыгу өчен коткаручылар ярдәме кирәк булган. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең гомеренә берни дә янамый.

Бакалы районында яшәүче Гүзәл ул хәлиткеч иртәдә Бакалыдан Боҗыр авылына бара – анда алар ире һәм ике баласы белән яшәгән. Өйдә аларны ире Илсур һәм биш яшен тутырырга тиешле улы көтеп торган. Хатын-кыз өенә кадәр нибары 11 километр гына барып җитмәгән – юл-транспорт һәлакәте күрше авыл янында булган.
Әлегә үлем һәлакәтенең сәбәпләрен рәсми тикшерү бара. Юл шартлары начар булу сәбәпле, машина, идарәне югалтып, каршы якка килеп чыккан диючеләр дә бар. Шушы фараз иң дөреседер.
Учалы районында полиция начальнигы Илгиз Кинҗәбаев, отпускта чагында, исерек водительне тоткарлаган. Ул танышларыннан шәһәрдә исерек водитель йөри дигән хәбәр алган. И. Кинҗәбаев юл-патруль хезмәтен чакырткан, ә үзе закон бозучыны эзләп киткән.

Полицейский дәүләт номеры булмаган машинаны тапкан һәм водитель артыннан киткән. Чөнки машина йөртүче дәүләт автоинспекторы таләбе буенча туктамаган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы ир-ат, машинасын ташлап, урманга качкан, әмма полицейский аны тоткарлаган. 29 яшьлек ир исерек булган.Аңа карата административ материал төзелгән. Суд аны 18 айга водитель таныклыгыннан мәхрүм иткән һәм 30 мең сум штраф билгеләгән.

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республика территориясендә 2500 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 330 кеше һәлак булган, шул исәптән 11 бала, 3 меңнән артыгы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Һәр машина йөртүче һәм җәяүле үзенең шәхси иминлеге, шулай ук якыннарының һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге турында тагын бер кат уйлансын иде. Үзегезне саклагыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: