+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 Ноября 2024, 13:00

Партизаннар тарихын беләсезме?

Республика халкын «Партизаннар тарихы» видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар.

Партизаннар тарихын беләсезме?Партизаннар тарихын беләсезме?
Партизаннар тарихын беләсезме?


1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Партизаннар тарихы» халыкара видеороликлар конкурсы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар һәм подпольщиклар сафында Башкортстан халкы» тарихи-мәгърифәт проекты кысаларында үткәрелә. Проект Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә мәдәниятара партнерлык үзәге һәм Республика балалар туризмы мәгариф үзәге белән берлектә эшләнгән.
Проект сугыш елларында Советлар Союзының оккупацияләнгән территориясендә һәм Европада партизан хәрәкәтендә катнашкан республика халкы истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтелгән.

Конкурста гомуми белем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм педагоглары, мәдәни-ял итү учреждениеләре: китапханәләр, музейлар, клуб хезмәткәрләре һәм активистлары, туган якны өйрәнүчеләр, шулай ук барлык теләүчеләр катнаша ала.

Конкурс 2024 елның 20 ноябреннән 25 декабренә кадәр уздырыла.
Тулы мәгълүмат: https://bashrdct.ru/news/nashi-novosti/1291-zhiteli-bashkirii-v-ryadakh-partizan.html. Заявкалар кабул ителә: https://forms.gle/dUGYj9vfQu8Tos336.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас