- Күп еллар дәвамында Башкортстан белән Казахстанны сәүдә, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, энергетика, мәгариф һәм сәламәтлек саклау кебек мөһим тармакларда тыгыз хезмәттәшлек бәйли. Бу юнәлешләр 2023 елда Башкортстан һәм Казахстан арасында имзаланган "юл картасы"на кертелгән. Соңгы дүрт елда безнең арада товар әйләнеше 65 процентлы үсеш күрсәтте, - диде Радий Хәбиров.
Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан-Казахстан элемтәләрен үстерүдә хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең мөһим ролен билгеләп үтте. Аның утырышларында җитди техник һәм оештыру мәсьәләләре хәл ителә. Ул, шулай ук, Актүбә һәм Костанай өлкәләре хакимиятләре белән имзаланган хезмәттәшлек турындагы меморандумның төбәкара багланышларга тагын да зуррак практик юнәлеш бирәчәген билгеләп үтте.
- Башкортстан киләчәктә дә Казахстан партнерларыбыз белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер, – дип ассызыклады төбәк Башлыгы.
Фото: Евгений Немков