Кунакларга традицион һөнәрләр – киез сугу, тире эшкәртү, туку, халык чигүе, савыт-сабага бизәк төшерү, чүлмәк ясау һәм чүкеп ясалган әйберләр, декоратив-гамәли сәнгать, шулай ук милли киемнәр ясауны күрсәттеләр.
Уртак проектлар күргәзмәсендә мәртәбәле кунакларга Сибай - Подольск - Новорудная тимер юлын төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыруның барышын тәкъдир иттеләр. Ул логистиканы шактый кыскартырга һәм киләчәктә Башкортстанның Урал аръягын Казахстан, Урта Азия һәм Кытай белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук, форум кунакларына Русия һәм Казахстан дизайнерларын берләштерүче «Гасырлар аша традицияләр» милли һәм заманча стильдәге кием коллекцияләрен тәкъдим иттеләр.
Фото: glavarb.ru