-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 ноябрь , 11:07

“Росгвардия” вәкилләре дә контракт төзегән өчен түләү алачак

Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

“Росгвардия” вәкилләре дә контракт төзегән өчен түләү алачак
“Росгвардия” вәкилләре дә контракт төзегән өчен түләү алачак

Махсус хәрби операциядә катнашуга контракт төзегәндә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне хәзер "Росгвардия" хәрбиләре дә алырга мөмкин. Тиешле указны Президент Владимир Путин имзалады.

"Русия Милли гвардиясе гаскәрләрендә хәрби хезмәт узган хезмәткәрләргә агымдагы елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр бер елга һәм аннан да күбрәк срокка контракт төзегән очракта 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү тиешле", - диелгән документта.

Әмма түләү Милли гвардия яисә Оборона министрлыгының югары хәрби белем бирү оешмаларында курсантларны алмаштыручы хәрби хезмәткәрләргә кагылмаячак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: