-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 ноябрь , 10:46

Яшьләр бизнеста төп роль уйный

Бу хакта Русия белән Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы ачылышында Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач белдерде.

Яшьләр бизнеста төп роль уйный
Яшьләр бизнеста төп роль уйный

Яшьләр арасында эшкуарлык елдан-ел популярлаша бара. Һәм, әлбәттә, форумның беренче тапкыр яшь лидерларның «Русиядә һәм Казахстанда яшьләр эшкуарлыгы: тәҗрибә уртаклашу һәм партнерлык перспективалары» дигән пленар сессиясеннән башланып китүе очраклы түгел. Чарада Русия һәм Казахстан төбәкләреннән 130дан артык яшь вәкил катнашты.

Дмитрий Вольвач билгеләп үткәнчә, илдә кече һәм урта бизнесның «тотрыклы мөһим катламын» булдыруга ирешелде. Аның сүзләренчә, күп кенә яшь эшкуарлар зур бизнеска кече һәм урта бизнес аша килә. Спикер ассызыклаганча, Русиядә 6,5 миллионнан артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты төзелгән һәм аларда 28 миллионнан артык кеше эшли. Эшкуарларга, шулай ук, «Минем бизнес» үзәге, «Кече һәм урта эшкуарлык» платформасы аша ярдәм күрсәтелә, ташламалы кредитлар бирелә, консультацияләр бирелә.

Чарада Русия-Казахстан линиясе буенча халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә дәүләт эшлеклеләре һәм эшкуарлар даирәсе вәкилләре чыгыш ясады.

Фото: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: