-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 ноябрь , 07:45

Башкортстан кымызы Казахстанга китәчәк

Хезмәттәшлек турындагы килешүгә республиканың «ЭкоПродукт» авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм Казахстан Республикасының «Раяна» коммерция предприятиесе кул куйдылар.

Башкортстан кымызы Казахстанга китәчәк
Башкортстан кымызы Казахстанга китәчәк

Чара В2В-сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы кырларында узды. «ЭкоПродукт " күрше илгә аена 60 тоннадан да ким булмаган күләмдә кымыз продукты озатырга ниятли.

– Башкортстан - Русиядә атлар саны буенча алдынгы төбәкләр рәтендә, төбәктә алар 130 меңгә якын, - ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов. - Шуңа күрә республикада бия сөте һәм аннан продукция җитештерү буенча зур потенциал бар. Безнең предприятиеләр мондый продуктны Русия төбәкләренә дә, чит илләргә дә җибәрүне арттырырга әзер.

Илдә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла, аның максатларының берсе - агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә сатуны арттыру.

Исегезгә төшерәбез, Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумында Русиянең 11 төбәгеннән предприятиеләрнең, шулай ук икътисадның төрле тармакларындагы 119 чит ил компанияләренең эшлекле очрашулары узды. Русия-Казахстан форумының эшлекле элемтәләр биржасында 300дән артык катнашучы теркәлгән.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: