Очрашуларда мебель, медицина җиһазлары, кондитер продукциясе, җылылык изоляцияләү материаллары, нефть-газ җиһазлары, ашлык, бал, металл эшләнмәләр, минераль су җитештерүчеләр, йөк ташу, логистик процесслар өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр катнашты.
- B2B очрашуларында барлыгы 306 компания теркәлгән, шуларның 128е – Казахстан Республикасыннан. Башкортстаннан – 122, Русия төбәкләреннән 56 предприятие теркәлгән. Ике көн эчендә эшлекле элемтәләр биржасында 800дән артык эшлекле очрашу уздырылды, нәтиҗәдә, эшкуарлар арасында 80 килешүгә ирешелде. В2В-очрашулар Русия-Казахстан хезмәттәшлеген үстерү өчен югары потенциал булуын күрсәтте, һәм ирешелгән килешүләр ике ил арасындагы эшлекле элемтәләрне ныгытуга сизелерлек адым булды, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.
Форумның мөһим нәтиҗәсе Русия һәм Казахстан компанияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә меморандум һәм килешү имзалау булды. Мәсәлән, медицина хезмәтләре күрсәтү буенча республика предприятиесе Казахстанда медицина җиһазлары җитештерүне теркәү турында килешүгә иреште. Башкортстанның кайбер сәүдә предприятиеләре Казахстаннан кондитер фабрикасы белән килешүләр төзү нәтиҗәсендә кондитер эшләнмәләре ассортиментын киңәйтә алачак.
Фото: "Башинформ"