Чараны ЮНЕСКОның Алматыдагы төбәк офисы һәм Казахстан Республикасының ЮНЕСКО һәм ИСЕКО эшләре буенча Милли комиссиясе ярдәмендә ЮНЕСКОның глобаль геопарклар буенча Казахстан милли комитеты оештырды. Башкортстаннан геофорумда ЮНЕСКОның «Янгантау» глобаль геопаркы һәм бу статуска омтылучы «Торатау» геопаркы хезмәткәрләре катнаша.
Форум кысаларында катнашучылар интеграцион процесслар һәм Евразия киңлегендә глобаль геопарклар булдыру буенча көчләрне мобилизацияләү турында фикер алыша. ЮНЕСКОның глобаль геопарклар буенча Казахстан милли комитеты рәисе Сәйдә Нигъмәтова ассызыклаганча, "геопарклар төбәкләр өчен урындагы һәм халыкара дәрәҗәдә үсешнең өметле модельләренең берсе булып тора. Моннан тыш, геопарклар уңышлы бизнес-башлангычларга әверелә, туристларны күпләп җәлеп итүгә ярдәм итә».
Бу очракта Башкортстан Русия территориясендә геопарк концепциясен үстерү буенча үзләренең уникаль тәҗрибәсен тәкъдим итә алучы төп катнашучыларның берсе булып тора.
Фото: pravitelstvorb.ru