-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 ноябрь , 21:11

Кешеләр белән кешелекле аралашырга кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Краснокама районына эш сәфәре вакытында Николо-Березовкада Җиңү паркында булды.

Кешеләр белән кешелекле аралашырга кирәк!
Кешеләр белән кешелекле аралашырга кирәк!

Биредә быел махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган герой-якташлар хөрмәтенә булачак һәйкәл нигезенә таш салынды.

Мемориалны район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Әфганстан һәм локаль конфликтлар геройлары һәйкәлләре янында урнаштырачаклар. Иҗтимагый киңлек территориясен быел «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерделәр. Монда яшелләндерү эшләре башкарылган, Мәңгелек ут, кече архитектура формалары һәм өстәмә урам яктырткычлары урнаштырылган, шулай ук җәяүлеләр сукмаклары киңәйтелгән һәм «Солдат стеласы» обелискының тышлыгы яңартылган.

Журналистлар белән әңгәмәдә республика Башлыгы Краснокама районына эш сәфәренә йомгак ясады.

- Бүген зур сәфәр булды. Без җитештерү предприятиеләрендә булдык, торак пунктның ничек булуын карадык, социаль объектлар ачтык. Муниципалитет хакимияте башлыгы районны үстерергә тырыша, һәм аның командасы эшлекле. Без барлык мәсьәләләрне дә бер көн эчендә хәл итеп була, дип әйтмибез. Әмма кешеләр белән гадел һәм кешелекле аралашырга кирәк, шул вакытта барысы да килеп чыгачак,- дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Урындагы хакимият белән берничә тема буенча фикер алыштык. Иң мөһиме – торак пунктларны су белән тәэмин итү. Бу эш белән шөгыльләнәчәкбез һәм финанслау чыганакларын эзләячәкбез. Тулаем алганда, Краснокама районында яхшы социаль инфраструктура бар.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: