-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 ноябрь , 11:56

Салым органнары "Ачык ишекләр көне"нә чакыра

30 ноябрьдә, милек салымнарын түләү вакыты җитәр алдыннан, төбәкнең салым инспекцияләре милек салымнарын һәм физик затларның керемнәренә салымны исәпләү һәм түләү мәсьәләләре буенча "Ачык ишекләр көне" үткәрә.

Салым органнары "Ачык ишекләр көне"нә чакыра
Салым органнары "Ачык ишекләр көне"нә чакыра

Мөрәҗәгать итүчеләр салым хәбәрнамәсе, милек салымнары һәм НДФЛ, салым органнары белән хезмәттәшлек ысуллары буенча җаваплар, шулай ук салым түләү буенча мәгълүмати ярдәм, шул исәптән Русия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервислары аша да ала алачак.

Чара сәгать 09:00дән 17:00гә кадәр узачак, үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

"Ачык ишекләр көне"н үткәрү турында тулырак мәгълүматны Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе "кайнар линиясе"нең +7 (347) 215-10-70 (өстәмә номер 55-55) телефоны аша алырга мөмкин.

Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе искә төшерә: 2023 ел өчен физик берәмлекләргә салым түләү срогы каралган, ул - 2024 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча.

Фото: nalog.gov.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: