Фестиваль елдан-ел үсә һәм киңәя бара. Соңгы елларда анда Русиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән вәкилләр күбрәк катнаша башлады. Ә былтыр "Юлдаш хит" халыкара дәрәҗәгә чыкты, Кытай һәм Казахстан катнашучылары башкорт җырларын моңлы башкаруы белән истә калды.
Быел концертта халык, рок җырларын да, ясалма интеллект белән иҗат ителгән һәм башкарылган әсәрләрне дә ишетергә мөмкин иде.
"Юлдаш хит" - популяр җырлар гына түгел, ел дәвамында актив иҗат иткән иң яхшы җырчыларны, шагыйрьләрне, композиторларны, аранжировщикларны, музыкантларны бүләкләү дә ул.
Быел яңа номинация - "Ел меценаты" премиясе дә тапшырыла. Ул ел дәвамында милли мәдәниятне үстерүгә, радиостанцияләргә акцияләр һәм чаралар үткәүгә ярдәм иткән кешеләргә тапшырылачак. Тамашачыларны, гадәттәгечә, уеннар һәм призлар, "Теге өчәү" тамашасын алып баручыларның күңелле шаяртулары, күңелле җырлары, бәйрәм кунаклары һәм дуслары белән очрашулар көтә.
Фото: Башинформ