Форумны, гадәттәгечә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Быел чара Русиянең генә түгел, дөньяның да иң эре спорт комплексларының берсе булган Көрәш сараенда узачак.
Халыкара бизнес атналыгы - ел саен үткәрелә торган профессиональ мәйданчык, анда актуаль мәсьәләләр тикшерелә һәм дәүләт белән бизнес арасында диалоглар үсә. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашу, яңа партнерлык табу һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек алачак.
Быел Башкортостан һәм Русиянең икътисад, экспорт, инновацияләр һәм инвестицияләр өлкәсендәге перспективалы үсешенең төп мәсьәләләренә юнәлтеләчәк. Форум дүрт тематик көннән тора:
3 декабрь - "Эшкуарлыкк көне";
4 декабрь - "X Гомумрусия юридик форумы";
5 декабрь - "Ялта халыкара икътисади форумы";
6 декабрь - "Халыкара бизнес атналыгы".
Форум кысаларында шулай ук күргәзмә һәм В2В-сөйләшүләр узачак, анда кунаклар һәм катнашучылар хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән таныша һәм эшлекле элемтәләр исемлеген киңәйтә алачак. Моннан тыш, дәүләт идарәсе һәм бизнес өлкәсендә белгечләрне бүләкләү булачак.