-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 ноябрь , 19:06

Уфада йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча IV Евразия конгрессы эшли ба

Конгресс йөрәк-кан тамырлары хирурглары, кардиохирурглар, кардиологлар һәм башка медицина белгечләре арасында тәҗрибә һәм белемнәр алмашу өчен платформа булды. Русия, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Бразилия, Австрия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Кытайдан катнашучылар пленар утырышларда, мастер-классларда, укыту семинарларында һәм медицина казанышлары күргәзмәсендә катнашты.

Уфада йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча IV Евразия конгрессы эшли ба
Уфада йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча IV Евразия конгрессы эшли ба

- Уфа ел саен зур фәнни, мәгариф һәм агарту форумнарын уздыру урынына әверелә, алар иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм нәтиҗәле чишелешләр эзләү өчен абруйлы мәйданчыклар булып тора. Мондый киң вәкиллек һәм чараның даими нигездә уздырылуы әлеге аралашу форматының кирәклеген раслый. Безнең республикага экспертлар һәм остазлар сыйфатында чыгыш ясаучы галимнәр килә, без әйдәп баручы фән эшлеклеләре, Русия һәм дөнья дәрәҗәсендәге экспертлар белән даими диалогта торабыз, фәнни компетенцияләрне үстерү өчен шартлар тудырабыз, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Урал Килсенбаев.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзен Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко юллады. Анда ул билгеләп үткәнчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора, шул исәптән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Соңгы 5 елда төбәк кан тамырлары үзәкләренең һәм беренчел кан тамырлары бүлекләренең матди-техник базасы сизелерлек ныгытылган, аларда кискен коронар синдромлы һәм баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган пациентларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Бүген республикада 14 төбәк кан тамырлары үзәге һәм 3 беренчел кан тамырлары бүлеге эшли, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга югары сыйфатлы махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.

- Соңгы биш елда Башкортстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны кимүнең уңай тренды күзәтелә. Бу динамика республиканың кардиология һәм кардиохирургия хезмәтләренең җайга салынган эше белән тыгыз бәйләнгән, - диде төбәкнең сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: