-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 декабрь , 22:33

Уфага форум кунаклары килә

Уфага 3 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр узачак "Халыкара бизнес атналыгы" кунаклары һәм катнашучылары килә башлады. Башкалабызга беренчеләрдән булып Беларусь Ркспубликасы икътисад министры Юрий Чеботарь җитәкчелегендәге делегация килде.

Уфага форум кунаклары килә
Уфага форум кунаклары килә

Белоруссия делегациясе составына 20дән артык бизнес вәкиле кергән. Алдагы чаралар кысаларында алар хезмәттәшләре һәм хакимият органнары вәкилләре белән гамәлдәге проектлар, үсеш планнары һәм киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак.

Бүген Беларусь Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 6нчы урынны били һәм республиканың мөһим икътисади партнеры булып тора. Без берничә эре уртак проектны гамәлгә ашырабыз - махсус җир казу машиналары производствосын булдыру эшен дәвам итәбез, шәһәр электр транспорты производствосын эшләтеп җибәрүне планлаштырабыз, кургаш-кислота аккумуляторлары җитештерү өчен сепараторлар эшләп чыгару проекты, нефть химиясе продукциясен төрле тараларга тутыру һәм дозалау өчен җайланмалар җитештерү заводы төзү өстендә эшлибез.

“Башкортстанда һәм Беларусьта озын гомерлелек” туристик программасы үсеш ала, ул республика пенсионерлары арасында бик тиз популярлык казанды, алар өчен эшләнде дә инде. Узган ел Беларуська Башкортстаннан 1624 турист килгән иде, быел – 1333 кеше.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: