“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) – халыкның актив катнашлыгында иң көнүзәк социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә торган механизмнарның берсе. Әлеге программа һәр елны дип әйтерлек районнарның социаль үсешендә матур чагылыш таба, шуңа да бу эшнең дәвам иттерелүе табигый. Илеш районыннан “ППМИ-2025” чараларында 22 авыл биләмәсе катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Бишкурай авыл биләмәсе дә бар.
– ППМИ программасы республика бюджеты исәбенә һәм авылларда яшәүчеләрнең, иганәчеләрнең, район бюджеты акчаларын да кертеп, гамәлгә ашырыла. Бишкурай авыл биләмәсе “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында 2016 елдан катнаша. Әлеге программа белән юллар ремонтланды, трактор һәм аның өчен тагылмалы җиһазлар сатып алынды, Бишкурай авылында заманча спорт мәйданчыгы куелды, Бәләкәй Бишкурай авыл клубында капиталь ремонт үткәрелде, Иләкшиде, Бишкурай авылларында су тәэминаты системасы ремонтланды. Ниятебез – киләсе елда Бишкурай авыл клубына ремонт ясау. Төгәлрәк әйтсәк – клубның фойесы ремонтка мохтаҗ, чөнки монда соңгы тапкыр 1989 елда ремонт ясалган. Объектта башкарыласы эшләрнең смета бәясе 1 миллион 750 мең сум күләмендә билгеләнгән. Программага ярашлы, әлеге акчаның 1 миллион 200 мең сумы субсидия рәвешендә республика бюджетыннан бүленәчәк. Моннан тыш, Илеш районы хакимияте дә 250 мең сум күләмендә үз өлешен кертәчәк, иганәчеләр 150 мең сум акча бүләчәк. Халыктан программада катнашу өчен 150 мең сум җыю каралган.
Күмәк эш тау күчерә, диләр. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була. Бу юлы да шулай булырына ышанам, – ди Бишкурай авыл биләмәсе башлыгы Илвир Хәмидуллин.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы,
Бишкурай авылы.