-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь , 15:01

Ясалма интеллект эре мөгезле терлек асрауда булышачак

Бу хакта "Халыкара бизнес атналыгы"ның "Яңа чынбарлыкта икътисад тармакларын санлаштыру: санлы суверенитетка курс" дип аталган панель сессиясендә сөйләштеләр.

Ясалма интеллект эре мөгезле терлек асрауда булышачак
Ясалма интеллект эре мөгезле терлек асрауда булышачак

Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов ясалма интеллект нигезендә сөт фермалары белән идарә итү системасы турында сөйләде. Спикер яңалыкның базарга чыгуын киләсе елда ук игълан итте.

- Безнең эре индустриаль фермаларда камералар урнаштырыла һәм безнең һәрбер хайван онлайн режимда күзәтү астында тора. Башкортстан ясалма интеллекты хайван эталонын билгели һәм камералар буенча нинди хайванның бу эталонга туры килмәвен теркәп бара. Терлекнең хәрәкәтенә карап, 3-4 көн эчендә аның авырый башлавын билгели һәм ветеринарны кисәтә, - дип сөйләде Илшат Фазрахманов.

Спикер сүзләренчә, эшләнмә базарда беренче комплекслы һәм иң яхшы карар булачак. Башкортстан ясалма интеллекты хайваннарны карап кына калмыйча, яктыртуны, вентиляцияне, санитар-эпидемиологик хәвефсезлекне һ. б. контрольдә тота алачак.

Башкортстанның авыл хуҗалыгын гына түгел, бөтен сәнәгатьне санлаштыру алдында торуын Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры вазыйфасын башкаручы Геннадий Разумикин да раслады. Ул видеоконференцэлемтә режимындагы сессиядә катнашты һәм үз чыгышында төбәктә IT-тармакка ярдәм чараларына игътибар юнәлтте.

- 2022 елдан башлап төбәк компанияләре 350 миллион сум ташламалы кредит алды. Моннан тыш, сизелерлек ярдәм чарасы – бу компанияләргә үзебезнең IT-технологияләрне гамәлгә кертүгә бирелә торган төрле грантлар. Соңгы биш елда безнең компанияләр 400 миллион сум диярлек шундый грант алган дип әйтергә була, - дип сөйләде Геннадий Разумикин.

Фото: автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: