-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь , 20:05

Яшь курайчыны нәрсә борчый?

"Туры элемтә" вакытында Радий Хәбировка видоеомөрәҗәгать аша да сорау бирелде.

Яшь курайчыны нәрсә борчый?
Яшь курайчыны нәрсә борчый?


Шундый сорауларның берсен Уфаның 7нче музыка мәктәбе укучысы Данил Никитин бирде.

Ул Дәүләт курай ансамбленең концертында катнашырга мөмкинлек бирелгәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Азат Аеткулов кебек яхшы курайчы булырга, ансамбльдә уйнарга хыяллануын әйтте һәм яшь курайчы дуслары белән курайда уйнап та күрсәтте. Ул республика Башлыгыннан Дәүләт курай ансамбленә ничек эләгеп булуын сорады.

- Республикадагы музыка училищеларының барысында да диярлек курайда профессиональ дәрәҗәдә уйнарга өйрәтәләр. Иң беренче чиратта, махсус белем алырга, Уфа сәнгать институтын тәмамларга - шушы баскычларны узарга, үз-үзеңә ышанырга һәм алга барырга кирәк. Без Дәүләт курай ансамблен концертлар куяр өчен генә түгел, ә курайның башкорт халык уен коралы буларак үсешенә йогынты ясар өчен дә төзедек, - диде Радий Хәбиров.

Хәбәр итүебезчә, Дәүләт ансамбле Башкорт дәүләт филармониясе базасында эшли. Яңа коллектив өчен сайлап алуда бөтен республикадан 250 курайчы катнашты, алар арасыннан иң яхшылары сайлап алынды. Хәзер ансамбльдә 22 музыкант бар. Аларның күбесе, курайда оста уйнаудан тыш, җырлый, бии. Ансамбльнең музыкаль җитәкчесе Морат Җанизаков билгеләгәнчә, коллективта барлык башкаручылар да югары һөнәри белемгә ия булуын раслады.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: