-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь , 12:28

Яугирләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм - беренче чиратта!

Башкортстанның Баймак районында СВО ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы социаль координаторы Гөлназ Заманова комплекслы ярдәм күрсәтә. Ишбирде авылыннан Тулыбаевлар гаиләсе дә аның карамагында.

Гөлназ Заманова Тулыбаевларның күптәнге хыялын тормышка ашырырга – газлаштыруга сертификат алырга ярдәм итте. Ике тапкыр алар моны мөстәкыйль рәвештә эшләргә тырышып караган, ләкин документлар рәсмиләштерүдә билгеле бер төгәлсезлекләр аркасында кире кагылган.

Социаль координатор әлеге мәсьәлә буенча үз карамагындагыларга консультацияләр бирүне оештырды, кирәкле документларны җыярга булышты һәм Вәли белән Миңнеәмал Тулыбаевларны барлык дәүләт учреждениеләрендә шәхсән озатып йөрде. Нәтиҗәдә, Тулубаевлар гаиләсе йортын газ белән тәэмин итү челтәренә тоташтырдылар.

Вәли һәм Миңнеәмал Тулыбаевлар республика җитәкчелегенә, газ хезмәтләре белгечләренә һәм «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы социаль координаторларына рәхмәт белдерде.

Читайте нас: