+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 декабрь 2024, 08:00

"Башкортстан белән аны яхшы белгән кеше җитәкчелек итә"

Сәясәт белгечләре һәм җәмәгать эшлеклеләре Башкортстан Башлыгы белән "Туры линия"не бәяләде.

"Башкортстан белән аны яхшы белгән кеше җитәкчелек итә""Башкортстан белән аны яхшы белгән кеше җитәкчелек итә"
"Башкортстан белән аны яхшы белгән кеше җитәкчелек итә"

3 декабрьдә Башкортстан Башлыгы туры элемтә үткәрде, ул анда республика халкы һәм журналистларның 65 соравына җавап бирде. Танылган җәмәгатьчеләр, политологлар, активистлар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар узган чараны менә шулай бәяләде.

"Төбәк җитәкчесенә адресланган шулкадәр күп сораулар хакимияткә ышаныч турында сөйли, алар уңайсыз сорау булса да, алар биреләчәген беләләр. Күренеп тора, Башкортстан белән төбәктәге вәзгыятьне яхшы белгән, республика буйлап еш йөргән, кешеләр белән очрашкан, аларның кәефен һәм проблемаларын белгән кеше җитәкчелек итә", – ди политолог Сергей Лаврентьев.

"Республика Башлыгының халык белән ачык диалогы форматы — ышанычлы мөнәсәбәтләр кенә түгел, ә сәламәтлек саклау һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән бик мөһим башлангычларны гамәлгә ашыру. Ә безнең медицина хезмәткәрләре өчен бу бик мөһим", – ди Республика кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаева.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас