-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 декабрь 2024, 09:33

Иң яхшы тәҗрибәләр кулланылачак

Русия Президенты Владимир Путин илдә күпләп протезлау үзәкләре ачылачагын әйтте.

Иң яхшы тәҗрибәләр кулланылачак
Иң яхшы тәҗрибәләр кулланылачак

Русиядә протезлау һәм реабилитацияләү буенча 240 махсуслаштырылган үзәк ачылган, аларда берничә мең белгеч эшли. Әмма бу сан җитәрлек түгел, дип белдерде ул башкаланың «ЦИТО» җәмгыятендә дәвалану һәм тернәкләндерү узучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу вакытында. Бу хакта Кремль телеграм-каналында язалар.

«Алар катастрофик рәвештә җитми, шуңа күрә әзерлек программасын ясарбыз һәм, әлбәттә, бөтен ил буенча иң яхшы тәҗрибәләрне таратачакбыз», — ди Президент.

Ул искәрткәнчә, «ЦИТО»ның бөтен ил буенча 100дән артык филиалы ачылган. Әмма бу сан протезлауга мохтаҗларны тәэмин итү өчен җитәрлек түгел.

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, ил буенча шулай ук катлаулы протезлауның 46 стационары эшли. Аларның эшен махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗларын исәпкә алып җайлаштырырга һәм бу системаны алга таба үстерергә кирәк.

«Территория буенча зуррак һәм киңрәк булуы кирәк. Программа кирәк», - дип җавап бирде Владимир Путин.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: