-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 декабрь , 21:57

Юридик форумда яңа китап тәкъдим ителде

Русия Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Уфада юридик форум кысаларында «Дәүләт революциягә каршы» китабын тәкъдим итте.

Юридик форумда яңа китап тәкъдим ителде
Юридик форумда яңа китап тәкъдим ителде

Павел Крашенинниковның яңа китабы илдә 1923 елдан 1938 елга кадәр булган вакыйгаларны үз эченә ала. Автор дәүләт һәм җәмгыять өчен борылыш чорын тасвирлый, колхозлашуның, зур террорның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен, сәяси һәм икътисади вакыйгаларны тикшерә.

- Бу - укучы өчен уникаль мөмкинлек. Павел Владимирович вакыйгаларны оста итеп тасвирлаган, - диде презентация модераторы Ирина Панькина. - Шәхсән минем өчен, юрист буларак, 1924 һәм 1936 еллардагы совет Конституцияләренә багышланган бүлек аеруча кызыклы булды.

- Дәүләт һәм хокук тарихына багышланган сериядә алтынчы китап, - дип аңлатты Павел Крашенинников. - Мин хокукый чыганакларга, документларга таянырга тырышам. Китапларда теге яки бу законның ничек һәм кем тарафыннан кабул ителүе, ни өчен кабул ителүе, нинди нәтиҗәләре булуы бәян ителә.

Презентация барышында Крашенинников уникаль архив документларын һәм фотографияләрен күрсәтте, илебез тарихындагы аз билгеле фактларны китерде.

Фото: ibw-bashkortostan.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: