-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 декабрь , 13:21

Кампус яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ачты

Республика Башлыгы Радий Хәбиров "Туры эфир" вакытында вузара кампус төзелешенә дә тукталды.

Кампус яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ачты
Кампус яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ачты

3 декабрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров туры эфирда республика халкын борчыган сорауларга җавап бирде. Туры элемтә вакытында төрле темаларга җаваплар яңгырады, шул исәптән Вузара кампус турында да сүз булды.
Әлеге җәһәттән, Фәнни-гыйльми үзәк җитәкчесе Наталия Латыйпова җавап бирде.

- Капус төзелеше федераль үзәктә республика галимнәренең эшчәнлеген күрсәтү өчен ачык мисал булды. Шулай ук технология үсешендә безнең лидерлар исемлегендә булуыбызга ышаныч күрсәтүне аңлата бу.
Күптән түгел Сочидагы яшь галимнәр конгрессында яшь галимнәргә ярдәм итү буенча Башкортстанның беренче урында булуын әйттеләр. Әлеге рейтингта беренче урынга чыгу республика Башлыгы ярдәме, фәнни берләшмә һәм яңа гына фән иленә аяк басучы яшь галимнәр эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мондый югары нәтиҗәләр турында бик күп сөйләргә мөмкин. Республика Башлыгы яшьләр сәясәтенә һәрвакыт зур игътибар бирә. Ә кампус төзелеше яшьләребез өчен зур мөмкинлекләр ачты. Шуны әйтәсем килә, әле киләчәктә бу яшь галимнәрнең эшчәнлеге тагын да нәтиҗәле булачагына шик юк, - диде ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: